Казан ратушасында "Туризм Лидеры" республика конкурсында җиңүчеләрне котлау тантанасы булды

2016 елның 16 декабре, җомга

2016 елның 16 декабрендә Казан ратушасының Колонналар залында (Карл Маркс урамы,33)  «Туризм лидеры» республика конкурсында җиңүчеләрне котлау тантанасы булды. Котлау сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков һәм Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе С.Е.Иванов чыгыш ясады.

Үзенең чыгышында Татарстан Республикасы Премьер-министры бервакыт республикада туризм нефть чыгару һәм нефтехимия кебек зур өлкәләрне куып җитәчәк дигән ышанычын белдерде : «Шуны ассызыклап әйтәсем килә, ул катлаулы  һәм тормышка ашмаслык булып күренсә дә, абсолют гамәлгә ашарлык бурыч». Шулай ук Илдар Халиков залда җыелучыларны котлап рәхмәтен җиткерде: «Дистә елдан аз гына артып киткән вакыт эчендә дә, Сез чын-чынлап ныклы юнәлеш һәм югары профессиональ дәрәҗәдәге компанияләр булдыра алдыгыз. Әлбәттә, башка өлкәләрдәге кебек үк аның да үз лидерлары һәм аутсайдерлары да, үз көченә ышанмыйча дистанциядән төшеп калучлары да бар. Әмма иң яхшы ял шартлары булдыручылары гына  яшәп кала ала». Администрация эшендә Премьер-министр уңай мисал итеп Тәтеш шәһәрен китерде: «Кешеләрне килергә мәҗбүр итә алырлык шундый матур тарихлар, легендалар һәм программалар уйлап табырга кирәк бит.Тулы ышаныч белән шуны әйтә алам, барлык  44 муниципаль районның да шундый юл белән бара алырлык  бөтен мөмкинлекләре һәм шартлары да бар. Район башлыклары арасында шундый җитди конкуренция булсын. Әлбәттә инде, без элеккегечә Казанның, Алабуганың, Чистайның һәм башкаларның үсүен телибез. Татарстан туристлык субъекты буларак танылды инде, бу юнәлеш елдан-ел үсә барыр дип ышанам».

Туристлык өлкәсендә катнашучыларга Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов та теләкләрен  җиткерде: «Быел зур яңа һәм якты  вакыйгалар күп булды, аларның барысы да  – сезнең тырыш һәм профессиональ эш нәтиҗәсе. Без алга барырга әзер.  Татарстан бүген үзенә 3 миллион тирәсендә кунак көтә , алдагы елларда аларның саны тагын да артачак әле».

 Конкурсны оештыру 2001 елда инициацияләнеп, ул 2015 елга кадәр «Туризм – XXI гасыр» исеме астында узды. Конкурста туриндустрия предприятиеләре (Татарстан Республикасы туристлык оешмалары), Татарстан Республикасы музейлары һәм музей-тыюлыклары, Татарстан Республикасы туризм өлкәсендәге уку йортлары, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре, туризм инфраструктурасы оешмалары (отельләр һәм кунакханәләр, күңел ачу комплекслары, туклану предприятиеләре, сувенир компанияләре) вәкилләре катнашты. Туризм өлкәсендә яңа юнәлешләр үсүгә бәйле рәвештә, елдан-ел конкурс номинациясендә үзгәрешләр булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International