Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Төркия башкаласы – Анкарада эш визиты бара.Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов рәсми делегация составында визитта катнаша.
Татарстан Республикасы Президентының Төркия Республикасына эш визиты программасында «Гебзе» сәнәгать зонасы оештырган «Хаят» холдингы, «ERG Insaat» төзелеш компаниясе һәм «Турецкие авиалинии» авиакомпаниясе вәкилләре белән эшлекле очрашулар булды. Төрек-Татарстан эшлекле форумында һәм Төркиянең икътисад министры Нихат Зейбекджи белән очрашуда сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләре үсеше перспективалары каралды.
Көннең икенче яртысында Төркия Республикасы Президенты Сараенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белә рәсми очрашуы булды. Болардан тыш визит программасында Төркия Республикасы Премьер-министры Биналы Йылдырым, Төркия Республикасы чит илләр эшләре министры Мәүләт Чавушоглу һәм Анкара шәһәре мэры Ибраһим Мелих Гёкчек белән очрашулар каралган.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Ататюрка Мавзолеена баруны һәм заманча Төркия Республикасына нигез салучыга венок куюны планлаштырган.