2017 елның 22-24 февралендә Мәскәүдә «Гостиный Двор» ТВК мәйданчыгында «Үзеңнең 2017 елгы Россияңне ач!» II Бөтенроссия күргәзмә-фестивале була.
Чара Россия Федерациясе территориясендә Ростуризм, Россия туриндустриясе Союзы һәм «Ефәк юл» раллиенең Халыкара оештыру комитеты ярдәмендә актив, спорт, авто- һәм экотуризмны үстерүгә багышлана.
Күргәзмә-фестивальнең төп темасы - туристлык брендларын үстерү, шулай ук РФ туризмы өлкәсендә импорт алмаштыруга юнәлтелгән бурычларны хәл итү.
Катнашу мәсьәләсе буенча чараны оештыручылар - «РЭД Групп» күргәзмәләр компаниясенә мәрәҗәгать итәргә кирәк