Коррупциягә каршы законнар Положениесе һәм Россия Федерациясе Гражданлык кодексы дәүләт һәм муниципаль вазифаны үтәүче затларга, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә, аерым оешмаларда эшләүчеләргә хезмәт бурычын үтәүгә бәйле рәвештә бүләк бирүне һәм алуны тыя.
Якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре алдыннан Россия Федерациясенең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы бүләк бирү һәм алуны тыю кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында искәртә.
Ярашлы затның бүләк алуны тыйган законны бозуы мәнфәгатьләр конфликты чыгуга шартлар тудыра, кабул ителүче карарларның объективлыгын шик астына куя, шулай ук законнарда каралганча, ышанычны югалтуга бәйле рәвештә эштән азат итүгә кадәр җаваплылык билгели, бүләк ришвәт буларак бәяләнсә, ул җинаять җаваплылыгы буларак кабул ителә.
Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисе Сергей Иванов Мәскәүдә « Россия Федерациясендә (2011-2018 еллар) эчке һәм тышкы туризмны үстерү» федераль максатчан программасы Координация советының XVI утырышында катнаша .
Ростуризм Башлыгы Олег Сафонов, ФЦП регион-катнашучы җитәкчелеге һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашында узачак утырышта туристлык кластерлары төзелеше һәм шулай ук туристлык реконструкциясе һәм ФЦП кысасында инфраструктура төзелеше мәсьәләләре, 2016 елның гыйнвар-ноябрендә Программаны гамәлгә ашыру мәсьәләләре, Программа буенча регионнарның 2017 елда федераль бюджеттан субсидияләрне үзләштерү мәсьәләләре каралачак.
2016 елның 16 декабрендә Казан Кремленең Казан ратушасы Колонна залында «Туризм лидеры»республика конкурсы җиңүчеләрен котлау тантанасы була. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков катнаша.
Чарада шулай ук катнашалар: туриндустрия предприятиеләре (Татарстан Республикасы туристлык оешмалары), ТРның музейлары һәм музей-тыюлыклары, ТРның туризм өлкәсендә уку йортлары, ТР муниципаль берәмлек вәкилләре, туризм инфраструктурасы оешмалары (кунакханәләр, күңел ачу комплекслары, туклану предприятиеләре).
Туризм өлкәсендә ел саен уздырыла торган республика конкурсы 2001 елдан башланып, «Туризм – XXI гасыр» исеме астында барды. С 2016 елдан башлап конкурс «Туризм лидеры» исеме астында уза.
Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының туристлык продуктын үстерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Айдар Хәсәнов "Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт хезмәткәре" III Республика конкурсының "Социаль өлкә белән идарә итү» номинациясендә җиңүче булды. «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт гражданлык хезмәткәре» конкурсын уздыруның максаты – дәүләт идарәсенең иң яхшы вәкилләрен ачыклау, бүләкләү һәм шулай ук дәүләт хезмәтенә өстәмә мотивация булдыру.
Россия Халыкара туризм академиясе (Казан филиалы) Ачык ишекләр көненә чакыра. Ул 18 декабрьдә12.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча була: Казан, Профсоюз урамы 13/16
тел. (843) 279-73-15
Казан Кремле «TripAdvisor» сайтындагы мәдәни объектлар рейтингында 7нче урынны алган. Истәлекле урыннарда булган туристлар Казан Кремленә 2000нән артык «Яхшы» билгесе куйган.
Санкт-Петербургтагы Спас Храмы рейтинг лидеры булып тора. Ул җиде меңнән артык «яхшы» билгесе алган. Мәскәүнең Кызыл Мәйданы - икенче урында. Туристлар аңа 6 меңгә якын иң яхшы билгесен куйган. Өчлек лидерлыгын Төньяк башкаладагы Исаакиев Соборы Дәүләт музей-һәйкәле яба. Аның рейтингы – 3962 «Яхшы» билгесе.
11 декабрьдә 13:00 сәгатьтә "Кыш Бабайның яшерен лаборатория"се ишекләрен ача. Татарстанның табигый тарих музеенда чын сихерчеләр иҗат итә башлаячак. Шаян профессорлар Кыш Бабай белән Кар Кызы серләрен ачып, аның белән уртаклашачак.
24 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр Иске-Татар бистәсендә Яңа ел ярминкәсе эшлиячәк. Казанлылар традицион бәйрәмнәрдә катнаша һәм ат җигелгән чаналарда йөри алачак. Кунаклар өчен балалар таучыклары, музыкаль катоклар, Яңа ел бүләкләре һәм әйберләре ясау буенча иҗади остаханәләр оештырылачак. Ярминкә территориясендә шулай ук Кыш бабай һәм Кар Кызы белән фотога төшәргә мөмкин булган фотоателье да эшли. Болардан тыш, күп санлы Яңа ел лавкаларында сувенирлар сатып алырга һәм татар кулинариясе тәм-томнарын татып карарга мөмкин булачак.
Зөя утрау-каласында «Ленивый торжок» тарихи реконструкция комплексы «Укчы Никита һәм патшабикә Сөембикә» Яңа ел интерактив программасына чакыра. Бу тамашачылар үзләре (бөтенесе дә) катнаша торган әкияти күренеш, баһадирлар көрәше; могҗизалы эстафеталар, зур скакалкаларда сикерүләр; бау тартышулар; «Дошман байрагын яулап алу» команда уеннары; кайнар күчтәнәчләр (чәй, прәннекләр); конкурслар һәм табышмаклар; уктан һәм арбалеттан атулар, себеркедә очулар, фаер-шоу ( кичке программа 1,2, һәм 7 гыйнварда)
Программа 1еннән 10 гыйнварга кадәр бара (11.00, 13.00, 14.30, 16.00)
Утлы шоу программасы: 1, 2, 7 гыйнварда 16.00 сәгатьтә.
Яңа ел бәйрәмнәрендә Россия туристларының иң популяр юнәлешләре исәбенә Мәскәү һәм Мәскәү яны, Санкт-Петербург, Казан һәм Сочи кергән. Моны Hospitality Income Consulting компаниясе тикшерүләре исбатлый. Яңа ел төнендә клиентлар өчен банкет һәм кунакханә номерында яшәү кушып бирелгән күңел ачу программасы традицион тәкъдим булып торачак.