Татарстан Республикасында Яңа ел бәйрәме чаралары старт ала.
Казан, Яңа ел бәйрәмнәрендә, безнең республикага килүче барлык туристлар өчен керү капкасы кебек булып тора. Яңа ел алдыннан Иске Татар бистәсендә Яңа ел ярминкәсе ачыла – быел ул өченче ярминкә инде. 24 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр традиция буенча ярминкәдә 10 өй эшли, алардан туристлар Яңа ел сувенирларын һәм Татарстанның һөнәр осталарының ясаган әйберләрен сатып ала алачак, шулай ук татар милли ризыкларын татып карау мөмкинлеге дә булачак. Узган елдагы кебек, Кремль яны да кунакларны көтә. Ул светодиод фигуралар һәм мең төрле утлар белән бизәлгән. Болардан тыш, кышкы ял көннәрендә Казанда яшәүчеләрне һәм кунакларны озынлыгы 1 чакрымга җиткән Европадагы иң зур шугалакларның берсе булган Кремль шугалагы көтә. «Казань Арена» стадионы территориясендә «Юркин Парк. Ледниковый период.» кышкы күңел ачулар паркы үз эшен башлап җибәрде. Паркта бөтен теләүчеләр өчен бушлай тимераякта шуулар прокаты эшли. Боз шугалагыннан тыш монда 7 мең квадрат метрга җиткән мәйданда бөтен яшьтәге килүчеләр өчен дистәгә якын мавыктыргыч күңел ачулар оештырыла. 7 гыйнварда «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда Казан шәһәрендә һәм Татарстан Республикасында беренче тапкыр «Оранжевый ветер» кышкы актив спорт фестивале узачак. Фестиваль программасына кайтинг һәм винд-серфинг буенча профессиональ спортчылар уеннары кертелгән. Чарага 10 меңнән артык кеше килүе көтелә, алар өчен анда күңелле музыкаль программа, мендәрләрдә һәм этләр җигеп чаналарда шуулар оештырылачак, кунакларга уңайлы булсын өчен кайнар туклану нокталары эшлиячәк.
Казан Кремленең музей-тыюлыгы зур Яңа ел программасын күрсәтә. 27 декабрьдә Казан Кремленең Спас башнясында уникаль утлы шоу күрсәтелә. 3D-mapping форматы ярдәмендә Казанда яшәүчеләр һәм кунаклар борынгы крепостьнең төп башняларының берсендә күрсәтелгән искиткеч метаморфозаларны күзәтә алачак. Аны 2016 елның 31 декабренә кадәр һәм 2017 елның 2 гыйнварында 18.00 сәгатьтә алып 22.00 сәгатькә кадәр күрергә мөмкин булачак. Кунаклар һәм Казанда яшәүчеләр бәйрәм көннәрендә автобусда кичке «Яңа ел Казаны» һәм Казан Кремле буйлап Яңа ел экскурсияләрендә дә була ала. Шулай ук «Казан Кремле» музей-тыюлыгы шәһәрдә яшәүчеләрне һәм кунакларны «Сезам откройся» костюмлы квестына чакыра . Иң кечкенәләр өчен «Манеж» күргәзмәләр залында «Шүрәле турында яңа әкият» дип аталган Кремль чыршысы оештырыла. Зөя утрау-каласы "Никита-Укчы һәм патшабикә Сөембикә турында әкият" интерактив әкиятен күрсәтә һәм ул 2017 елның 1 гыйнварыннан алып 10 гыйнварга кадәр 1 сәгатьлек программа буларак күрсәтеләчәк. Үткәрү вакыты - 11.00, 13.00, 14.30, 16.00 сәгатьләрдә. Программада: баһадирлар көрәше; зур скакалкадан сикерү; бау тарту; «Дошман байрагын алу» команда уены; конкурслар һәм табышмаклар; уктан һәм арбалеттан ату. Үткәрү урыны - КИР "Ленивый торжок». Ә 1,2 и 7 гыйнварларда 16.00 сәгатьтә программа буенча бик матур утлы шоу күрсәтелә. «Зөя мавыгулары" күңел ачу-уен программасы 2 гыйнвардан 7 гыйнварга кадәр 12.00 һәм 14.00 сәгатьтә була. Программасында – борынгы уеннар, күңелле биюләр, җырлар һәм частушкалар башкару. Үткәрү урыны Зөя тарихы музееның Дворы.
3 һәм 6 гыйнварда кунакларны «Рождественские колядки на Свияжской земле» интерактив программасы көтә. Программада зөялеләрнең үзләре белән очрашулар, Зөя урамнары буйлап бергә йөрүләр һәм алар Раштуа мәйданында җыр-биюләр, истәлекле бүләк бирүләр һәм бәйрәм чәе белән тәмамлана. Үткәрү урыны – Зөя тарихы Музее Дворы.
Һәм, әлбәттә инде, барысын да Арча районының Яңа Кырлай авылында Кыш Бабай резиденциясендә көтәләр. Яңа ел программасы 3 декабрьдә ачылды һәм 25 гыйнварга кадәр дәвам итә. Резиденция территориясендә татар милли әкиятләре геройлары катнашында интерактив күренешләр уза. Бөтен теләүчеләр шулай ук таулардан шуа, атларда йөри, татар милли кухнясы белән таныша, кар бөртекләре ясау буенча мастер-классларда һәм күңелле ярышларда катнаша алачак.