23 декабрьдә 17.00 сәгатьтә «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының «Манеж» Күргәзмәләр залы «Петербург очрашулары»на көтә. «Тукайга сәяхәт» күргәзмәсе кысасында кышкы башкала кунаклары аерым программа әзерләде – бөек татар мәгърифәтчеләренең берсе, халык шагыйре Габдулла Тукай истәлегенә бүләк.
Кичәнең махсус кунагы Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, танылган артист Ринат Ибраһимов булачак һәм ул анда үзенең «По морю жизни», «На корабле судьбы», «Под парусом любви» трилогиясен, шулай ук аудиокитабының беренче өлешен тәкъдир итәчәк. Һәм, әлбәттә инде, ул берничә композиция башкарачак. Очрашуның иң төп вакыйгаларының берсе «Тукайга сәяхәт. Шагыйрьнең тууына 130 ел» күргәзмәсенең иллюстрацияләнгән каталогын тәкъдир итү булып торачак.