ТР башкаласы Россиядә Яңа елда ял итү өчен иң популяр шәһәрләр өчлегенә кергән. Мәскәү белән Санкт-Петербург лидерлык иткән рейтинг 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр отельләр һәм апартаментларга бронь алуларга нигезләнгән.
Яңа ел төнендә Казан кунакханәләре 70 процентка, ә 3сеннән 6 гыйнварга кадәр 80 процентка тулачак.
Яңа елда Казанга килүче туристлар агымында нигездә Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Түбән Новгородта,шулай ук Марий Элда, Удмуртиядә һәм Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләр булачак.