2016 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе каршындагы коррупциягә каршы көрәш Комиссиясе утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисе Сергей Иванов, «Социаль һәм гуманитар белем институты» ЧОУ ВПО башкарма директоры, Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Кирилл Пономарев, Татарстан Республикасы экскурсоводлары Ассоциациясе рәисе, Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Надежда Секретова, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе урынбасары , Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Николаев Артур Сергеевич һәм Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты хезмәткәрләре катнашты.
Утырыш барышында дүрт сорау каралды. Беренче сорау 2016 ел нәтиҗәләре буенча 2015-2020 елларга Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының коррупциягә каршы көрәш программасының гамәлгә ашырылуына кагылды. Икенче сорау кысасында 2016 елда Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының рәисе каршындагы комиссиясенең коррупциягә каршы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2017 елга эш планын раслау каралды. Өченче пункт буенча бүләкләр бирү һәм алуны тыю турында сөйләнде. Дүртенче пункт белән 2016 елда юридик затлардан һәм гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрдә һәм вазифаи затлар эшчәнлегендә коррупция чагылышлары турында СМИда басылган мәгълүматлар мониторингы нәтиҗәләре җиткерелде.