12 гыйнварда 14.00 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Күргәзмәләр залында берьюлы ике күргәзмәне ачу тантанасы була.
Беренчесе – «Ал чәчәк» – бу язучы С.Т.Аксаковның 225 еллыгына багышланган Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының һәм Оренбург өлкә сәнгать музееның бердәм проекты. Экспозиция ике өлештән тора: Саракташ районының Петровское авылы мәктәп укучылары рәсемнәреннән һәм тыйнак рәссамнар (сәнгать белеме булмаган, әмма бик талантлы рәссамнар) картиналарыннан.
Яңа ел каникулларында 3сеннән 15 гыйнварга кадәр Е.А.Боратынский музее төркемнәр (+14) өчен «Раштуа визиты» – революциягә кадәрге Яңа ел һәм Раштуа каршы алу традицияләре турында сөйләп һәм традицион кышкы алкогольсез эчемлек – глинтвейн белән сыйланып, Боратынский йорты буйлап бәйрәм сәяхәте экскурсия программасы уздыра.
Казан Раштуаны каршы алу өчен туристлар арасында иң таләп ителгән өч лидер шәһәрнең берсенә әйләнгән. Бу хакта RoomGuru.ru отельләр эзләү порталында хәбәр ителә.
6 гыйнвардан алып 7 гыйнварга кадәр яшәү өчен отельләргә бронь алулар нәтиҗәләре буенча төбәк башкаласы Санкт-Петербург һәм Мәскәүдән кала өченче урынны алган.
13 гыйнварда Татарстан Милли музее Казанда яшәүчеләрне иске Яңа ел каршыларга чакыра. Кичә кунакларына, ТР Милли музее матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ретрокинематограф дөньясына чумып, совет заманындагы Яңа ел традицияләрен искә алырга мөмкинлек биреләчәк.
«Дөнья буйлап Яңа ел» күргәзмәсе бәйрәм атмосферасын булдырырга ярдәм итәчәк. Музейга килүчеләрне уеннар, конкурслар, Яңа ел күңел ачулары, җырлар һәм әдәби укулар көтә.
Хөрмәтле коллегалар, туристлык индустриясе вәкилләре, Татарстан Республикасы кунаклары, сезне якынлашып килүче Яңа 2017 ел белән котлыйм!
2016 ел безнең өчен яңа ачышлар һәм гамәлләр елы булды. Без ел буе Татарстан Россиянең туристлык базарында регион-лидерларының берсе булсын өчен нык тырыштык.
Республиканың туристлык мөмкинлекләрен алга чыгару, шулай ук регион эчендә туристлык өлкәсен үстерү һәм аны заманча дөнья таләпләренә һәм стандартларына туры китерү максатыннан чыгып, глобаль коммуникация стратегиясен һәм маркетинг кампаниясен булдыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелгән VisitTatarstan дестинациясе үсешенең яңа программасы күрсәтелде. VisitTatarstan - бу регионны 1001 мөмкинлек регионы буларак таныту. Программа республиканың төп туристлык үзәкләре - Казан, Алабуга, Бөек Болгар, Зөя утрау-каласы, Чистай һәм Тәтеш өчен дә зонт буларак танылды.
Яңа елның беренче көннәрендә, 4 гыйнварда, Казанда кунаклар һәм яшәүчеләр өчен уникаль туристлык объекты – Дзержинский урамының 7нче йортында урнашкан «Шәһәр панорамасы» күргәзмә-тамашачы комплексы ачыла.
Комплексның яңа төзелгән заманча бинасы Россиянең танылган архитекторы, проектның баш архитекторы Герман Алексеевич Бакулин җитәкчелегендә проектланган. Гомуми мәйданы 3631 квадрат метрны тәшкил иткән дүрт катында тематик юнәлеше исеменнән үк күренгәнчә Казан шәһәре, аның архитектурасы, тарихы, үсеш этаплары экспозициясе урнаштырылган.
Беренче катта килүчеләрне Казан турында зур видеоролик һәм шулай ук комплексның төп зоналарында экспозицияләр урнашуы турында мәгълүмат каршы ала. Монда ук килүчеләрнең һәркайсына шәхси наушниклар белән планшет-аудиогид бирелә, аның ярдәмендә һәркем комплекс буенча экскурсияне үзе төзи алачак. Аудиогид һәр вакыт мизгелендә сезнең урынны танырга ярдәм итеп, махсус саннар белән экспозицияләр турында сөйлиячәк.
Бинаның икенче катында «Казан лабиринты» экспозициясе куелган, анда килүчеләрнең интерактив формада Казанның Иске Татар бистәсендә булган төп тарихи вакыйгаларын, анда яшәүчеләр турында белергә, аларның тормышы һәм көнкүреше турында сөйләгән төп экспонатлар белән танышырга мөмкинлеге булачак. Монда ук, икенче катта түгәрәк залда урнашкан 360 градуслы боҗра экранда шәһәр тарихына багышланган кыска анимацион фильмнар күрсәтеләчәк.
Бинаның өченче катына 1:320 масштабындагы шәһәр төзелешенең натуралата макеты, 1:1000 масштабында 15-16 гасырлардагы Казан ханлыгы чорындагы территорияләр кертелгән шәһәр макеты һәм 1:400 масштабындагы 18 гасырдагы шәһәр макеты урнаштырылган.
Хәзерге Казанның үзәк өлеше макеты мәйданы буенча 170 квадрат метрдан артып китә.
Болардан тыш, күргәзмә мәйданнарының күп өлешен күңел ачу зоналары алып тора. Шик юк, бик күпләрне «Шәһәр өстеннән очыш» аттракционы кызыксындырыр, анда сигез метрлы экранда кош очышы биеклегеннән Казанның панорама күренеше кадрлары күрсәтелә, өстәвенә килүченең джойстик ярдәмендә бу демонстрация белән идарә итү, яисә съемкалар нокталарын үзгәртеп, экрандагы күренешләрне юкка чыгару яисә якынайтып карау мөмкинлеге дә бар.
«Өстәмә чынбарлык» аттракционы да кызыклы, анда кунаклар видеостенада үзләрен алты танылган тарихи персонажлар арасында күрә һәм үзе өчен шушы күренешне фотога төшерә алачак.
Комплексның кечкенә килүчеләре дә онытылмаган. Балалар зонасында алар кызыклы видеоуенда катнаша, батырга әкият геройларын җиңәргә ярдәм итә яисә уен приставкаларыннан куллана алачак.
26 декабрьдә Петербургская урамының , 9нчы йортындагы «Республика» ТРЦда Россиянең һәм СНГның TUI Туроператорының региональ офисын тәкъдир итү һәм ачу тантанасы булды.
Аны ачуда Казанның һәм Татарстан Республикасының туристлык индустрияләре һәм эшлекле оешмалары профессионаллары катнашты. Туроператор вәкилләре регионда компанияне киңәйтү планнары, эш перспективалары һәм туристлар өчен 2017 ел җәенә тәкъдимнәре турында сөйләде.
24 декабрьдә Казан ипподромы - «Хан ишегалды» милли авылында урнашкан Казанның үзәк Яңа ел мәйданчыкларының берсе ачылды.
Оештыручылар уйлап чыгаруынча, «Хан ишегалды» Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстан башкаласында яшәүчеләрне һәм кунакларны үзенә җәлеп итеп тора торган үзәк урын булып торачак. Проект «Татспиртпром» АҖ инициативасы белән Казан башкарма комитеты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Авылның символы булып «Хан сарае» милли Яңа ел чыршысы-йорты тора. Ипподром территориясендә казанлылар өчен төрле күңел ачу инфраструктурасы ясалган: балалар мәйданы,«Соколиная башня» балалар таулары, ат дворы, хаски-парк, «Хан күле» шугалагы. Шулай ук милли тәм-томнар һәм чәй, милли һөнәр осталары ясаган әйберләр белән сәүдә заллары эшли: сатуда күннән мозаика, милли курчаклар һәм уенчыклар, татар сувенирлары, итекләр һәм башка товарлар булачак.
Яңа ел төнендә Казанда автобуслар, трамвайлар һәм троллейбуслар сәгать 2гә кадәр эшлиячәк. Шәһәрдә яшәүчеләргә транспорт составының 36 маршруты һәм 65 берәмлеге хезмәт күрсәтәчәк. 2017 елның 1 гыйнварыннан җирөсте транспорты маршрутка иртәнге 7дә чыгып, 23.30 сәгатькә кадәр эшен дәвам итәчәк. Метрополитен 31 декабрьдә 24.00 сәгатькә кадәр эшли. 1 гыйнварда метро иртәнге 6 сәгатьтән эшли башлый.
27сеннән 31 декабрьгә кадәр һәм 2 гыйнварда, Спасс башнясында утлы шоу үткәргән көннәрдә, Казан Кремле музейлары кичкә кадәр, 21:00 сәгатькә кадәр эшли (касса 20:30 сәгатькә кадәр).
Яңа ел бәйрәмнәрендә 2017 елның 1сеннән 8 гыйнварга кадәр Татарстанның табигый тарих музее, «Эрмитаж-Казан» Үзәге, «Манеж» Күргәзмәләр залы, Татарстан дәүләтчелеге тарихы музее, Пушечный двор музее һәм Благовещенск соборы тарихы музее көн саен ачык булачак.