ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясенең 2013-2020 елларда «Мәдәният һәм туризм үсеше» дәүләт программасын гамәлгә ашыру чаралары кысасында 2017 елда планлаштырыла:

- 14еннән 16 апрельгә кадәр «АКТИВ ЯЛ. РУС ҖӘЕ 2017» шоу-программасы белән күргәзмә-ярминкәләр(«Олимпийский» СК, Мәскәү шәһәре);

- 27сеннән 30 апрельгә кадәр «МОТОАРМИЯ 2017» күргәзмә-фестивале («Патриот» паркы, Мәскәү өлкәсе).


19
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

26 гыйнварда Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Күргәзмәләр залы Александра Дружинина уйлап чыгарган чын әкияткә ишекләрен ача. «Тынлык музыкасы» күргәзмәсе туган якның гаҗәеп табигате турында сөйләр, тамчы һәм бөҗәкләрнең могҗизалы дөньясына чакырыр. Александраның искиткеч матур һәм якты фотографияләре Алабуганың язгы дөньясына һәм фантазия почмакларына алып керер. 

Казан Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән рәттән 2017 елда Россиядә 3 топ популяр туристик шәһәрләргә кергән. Рейтинг RoomGuru.ru сервисы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, язгы һәм җәйге чорга иртә бронь алулар нигезендә төзелгән.


18
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

18 гыйнварда бөтен дөньяда Museum Selfie акциясе уза. Аңа традиция буенча сынлы сәнгать музее кушыла, ә ТРның Милли музее быел катнашкан өчен приз бирә. Музейга һәм аның филиалларына еллык абонементны үзенең фотосы өчен «лайкларны» иң күп җыючы алачак. Акция дүртенче елын уздырыла һәм ул музейларга йөрүләрне популярлаштыру өчен эшләнә.

 

26-28 февральдә Тольятти шәһәренең «Жигулевская Долина» технопаркында «Вакыйгалы Россия»Икенче Бөтенроссия форумы уза. Бу бөтен Россиядән вакыйгалы чаралар оештыручылар һәм вакыйгалы туризм буенча туроператорлар өчен беренче коммуникацион мәйданчык. Форумда катнашучылар кышның иң зур вакыйгасы - SNOWKITERUSSIA 2017дә булып, Май чабу бәйрәмен кайтта каршы алудан тыш, вакыйгаларның эффективлыгын үзләре мөстәкыйль бәяли алачак.

2017 елның 17 гыйнварында Болгар цивизациясе музееның күргәзмәләр мәйданында Татарстан рәссамнарының «Борынгы Болгар шәһәре» сәнгать күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә рәссамнар Заһидуллин Р.ның: «Яңа җирләрдә», «Капка сакчылары», «Әйбәт хәбәр», «Ауда», Халиков Ф.ның: «Яз», «Болгарны төзү өчен таш табу», «Болгарда Базар ага», Гыйльфанов Б.ның: «Лачын», Нигъмәтҗанова Л.ның: «Ак палаталар» һәм башка эшләр күрсәтелгән.


17
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

Казан 2017 елда Яңа ел бәйрәмнәрендә Россиягә килүче чит ил туристлары арасында популярлыгы буенча дүртенче урынны алган.

 RoomGuru.ru сервисы мәгълүматлары буенча Яңа ел каникулларында чит ил туристлары Казан кунакханәләрендә уртача ике төнгә тукталган һәм яшәү өчен тәүлегенә 4,1әр мең сум түләгән. Чагыштыру өчен: Мәскәүдә өч төн өчен 4,3әр мең сум, Петербургта – өч төн өчен 3,9әр мең сум, ә Владивостокта – ике ярым төн өчен 3,4әр мең сум.

 

17 гыйнвардан «Эрмитаж-Казан» үзәге кунаклары «Петербург модерны. 1890–1910-еллар. Стиль и дөньяви мода» күргәзмәсенең яңартылган экспозициясен күрә алачак. Ротация барышында 28 әсәр алмаштырылды, алар арасында XIX гасыр ахыры һәм XX гасыр башы фоторәсемнәре һәм французрәссамы Поль Сезар Эллёның коры энә техникасында эшләнгән график эшләре бар. 


16
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2003 елның 11 апрелендәге Карары белән сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премиясе расланды. Ул ел саен конкурс нигезендә оешмаларга продукция һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә зур нәтиҗәләргә ирешкән, аларның иминлеген тәэмин иткән, шулай ук идарә итүнең югары эффектив ысулларын үзләштергән өчен бирелә.

2017 елда Татарстан Республикасында сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премиясен алу өчен XIII ачык конкурс уздырыла. Конкурсны уздыру тәртибе һәм шартлары www.pcq.ru сайтында катнашучылар өчен гариза формасы бирелгән бүлектә урнаштырылган.


13
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының туристлык индустриясе үсеше бүлегенә «җитәкчеләр» вазифа категориясенең төп төркеме буенча (1 берәмлек), «белгечләр» вазифа категориясенең әйдәп баручы төркеме буенча (1 берәмлек), дәүләт программаларын үстерү һәм гамәлгә ашыру бүлегенә «белгечләр» вазифа категориясенең әйдәп баручы төркеме буенча (1 берәмлек) һәм бухгалтер исәбе һәм дәүләт заказы бүлегенә «тәэмин итүче белгечләр» вазифа категориясенең әйдәп баручы төркеме буенча (1 берәмлек) кадрлар резервына конкурс игълан ителде. Конкурста катнашу өчен документлар 2017 елның 13 гыйнварыннан 2 февральгә кадәр Тарастан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының эш вакытында кабул ителә. Булачак конкурс турында мәгълүмат Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты рәсми сайтында  «Кадрлар сәясәте» бүлегендә урнаштырылган. Өстәмә мәгълүмат алу өчен(843) 222-90-29, 222-90-27 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә була. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International