Мәскәүдә «Бөек Идел юлы» регионара туристик маршрутын тәкъдир итү була

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

13 мартта 10:30 сәгатьтә «Крокус ЭКСПО» МВЦда «Бөек Идел юлы» регионара туристик маршрутын тәкъдир итү була. Проект Татарстан Республикасы инициативасы белән Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы булышлыгында гамәлгә ашырыла. Тәкъдир итү «Интурмаркет 2017» (11 — 13 мартта) XIIХалыкара туристик күргәзмә кысасында уза.

Идел буе федераль округында «Бөек Идел юлы» Россия регионара туристик продукты булдырылган.Аның максаты — Урта Иделдә Россия һәм чит ил туристларын җәлеп итә алырлык яңа туристикдестинация төзү. Бүгенге көнгә «Бөек Идел юлы» кысасында егермедән артык маршрут географик, тарихи һәм мәдәни бергәлек, милли аермалык мөһим сәүдә артериясе – Идел елгасына тоташкан 14 регионны берләштерә.

Маршрутлар проект белән кызыксынган регион туроператорлары белән бергә туризм өлкәсендәге башкарма власть органнары тарафыннан төзелгән. Концепция Маршрутлар концепциясенең ял көне турларына яраша. Өч көн эчендә турист Идел буеның өчтән дә ким булмаган шәһәрендә була һәм берничә үзенчәлекле мәдәният белән таныша ала. Казан – Йошкар-Ола – Чабоксар, Түбән Новгород – Киров – Пермь, Самара – Пенза – Саратов, Саранск – Ульяновск – Казан һәм башка маршрутлар бердәм проект кысасында күрсәтелгән. Бүген «Бөек Идел юлы» заман туристларының югары таләпләренә һәм туристик маршрутлар эшләү буенча сыйфат стандартларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International