Казан 8 Мартта парлашып ял итү өчен популярлыгы буенча РФ шәһәрләре арасында өченче булды.Шундый нәтиҗәне RoomGuru.ru. отельләрен эзләү һәм бронь алу буенча Россия сервисы аналитиклары ясады.
Рейтинг 2017 елның 7сеннән 9 мартка кадәр парлашып ялга килеп ял итү өчен бронь алу мәгълүматларына карап төзелгән. ТР башкаласын бары Мәскәү һәм Санкт-Петербург кына узып китә.Болардан тыш, туристлар арасында иң таләп ителгән шәһәрләр дистәсенә Сочи, Түбән Новгород, Ярославль, Калининград, Екатеринбург, Псков һәм Вологда кергән.
Казан 8 мартта Россиянең 5 топ популяр шәһәрләренә кергән. Рейтинг 8 мартта һәм аннан соңгы ял көннәрендә ял итү һәм сәяхәтләргә бару өчен Россиядә һәм дөньяда отельләргә бронь алу буенча OneTwoTrip онлайн-сервисы нигезендә төзелгән. Татарстан башкаласында бәйрәм көннәрендә кунакханәдә бер номер тәүлегенә уртача 3200 сум тирәсендә торачак.
Рейтингка шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Красная Поляна һәм Сочи кебек шәһәрләр кертелгән.
8 мартта 16:00дә «Манеж» күргәзмәләр залында Казан музыкантларының вокаль һәм уен коралларында башкаруында рус һәм чит ил шедеврлары яңгыраячак Халыкара хатын-кызлар көненә багышланганконцерты булачак. Программада - Чайковский, Рахманинов, Шостакович һәм башка композиторлар әсәрләре. Концертка килүчеләр рәссам-авангардчы Эдуард Зеленинның кызыклы картиналары күргәзмәсен күрә алачак.
4, 5, 8 мартта, 13:00. Балалар һәм өлкәннәр өчен «Модерн эпохасына сәяхәт яисә 8 март белән котлау!» программа-котлавы. «Петербург модерны. Стиль и югары мода» күргәзмәсендә кунакларны уеннар, күңел ачулар, котлаулар, шатлыклы хисләр көтә. Бу туганнар һәм якыннар өчен оригиналь бүләк булачак.
Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетында 1сеннән 3 мартка кадәр булган Нижегородскөлкәсе делегациясе белән очрашу булды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе Рәфис Борһанов, ТР туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм аның урынбасары Артур Әбдрәшитов катнашты. Комитетка Нижегородск өлкәсе делегациясенең килү максаты булып туристлар җәлеп итү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу торды.
Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов «Экология дәресе»республика акциясе кысасында Казанның 19нчы гимназиясендә узган ачык экология дәресендә катнашты.
Сергей Иванов мәктәп укучылары каршында чыгыш ясап, табигатьне саклау һәркем эше булуын һәм монда чүп-чарны эшкәртүгә генә түгел, ә су ресурсларын саклауга да игътибар итәргә кирәклеген ассызыклады. Дәрес ахырында сыйныф укучылары истәлекле бүләкләр алды: дәрес өчен дәфтәрләр һәм матур төсле китап.
Татарстан 2017 ел язында ял итү өчен иң кызыклы дип танылган Россиянең 10 регионы арасында дүртенче урынны алды. Рейтингны RoomGuru отельләре сервисы бирә.
Бу дистәгә Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае, Ставропольск крае, Калининград, Ярослав, Владимир, Иркутск, Әстерхан һәм Ленинград өлкәләре кергән. Татарстанда туристлар өчен яшәүнең тәүлегенә уртача бәясе – 2800 сум.
8 мартта, Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап, ТР Милли музее Казанда яшәүчеләрне «Миңа,яратканың өчен…» чарасында катнашырга чакыра, ул 12.00дән 15.00 сәгатькә кадәр була.
Барысын да тактиль экспонатлар кулланылган кызыклы интерактив экскурсия көтә, ул җәмгыятьтә хатын-кыз роленең һәм статусының үзгәрешләре белән таныштыра, музейның экспозицияләр залларында«хатын-кыз» тематикасын ачып сала.
Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисе Сергей Иванов Ханты-Мансийск автоном округының Сургут районы административ үзәгендә — Ямало-Ненецк автоном округының зур шәһәрләреЮгра һәм Яңа Уренгойда берничә эшлекле очрашу уздырды.
Очрашулар "Сургут-Казан" һәм «Яңа Уренгой - Казан» яңа тур рейслары ачылуга бәйле узды. Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты "ЮВТ АЭРО" белән бергә, шулай ук зур туроператорлар һәм Казан кунакханәләре белән Сургутта һәм Яңа Уренгойда яшәүчеләр өчен яңа пакет туры эшләде. Турга 1 тапкыр очу, яшәү һәм туклану кертелгән. Бу тәкъдим 1 марттан апрель ахырына кадәр гамәлдә булачак.
Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының кадрлар резервына керү өчен «җитәкчеләр» (1 берәмлек) вазифаи категориясенең төп төркеме буенча дәүләт программаларын үстерү һәм гамәлгә ашыру бүлегенә һәм «җитәкчеләр» (1 берәмлек) вазифаи категориясенең төп төркеме буенча туристлык индустриясе үсеше бүлегенә вакантлы вазифаны башкаруга конкурс игълан ителгән. Конкурста катнашу өчен документлар 2017 елның 22 февраленнән 14 мартка кадәр Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының эш вакытында кабул ителә. Булачак конкурс турында мәгълүмат ТатарстанРеспубликасы туризм буенча Дәүләт комитетының рәсми сайтының «Кадрлар сәясәте» бүлегендә урнаштырылган. Өстәмә мәгълүмат алу өчен түбәндәге телефон аша шалтыратырга була: (843) 222-90-29, 222-90-27.