Татарстанның туристлык мөмкинлекләре Берлинда күргәзмәдә күрсәтелә

2017 елның 7 марты, сишәмбе

8 мартта Берлинда "ITB Berlin 2017" күргәзмәсе ачыла.  Татарстан  Visit Russia РФ регионнарының гомуми стендында күрсәтелгән.  Республика делегациясе составында Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты, Казан шәһәренең туризмны үстерү һәм ярдәм итү комитеты, шулай ук килү туризмы буенча үз хезмәтләрен күрсәтүче республика туроператорлары: "Персона Грата", "Казан сәяхәтләр бюросы" һәм "Travel and Work" бар. Татарстан һәм Германия туроператорлары немец туристлары өчен Татарстан турпродуктын гамәлгә ашыру буенча мөмкинлекләрне караячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International