Мәскәүдә гомуми стендта Татарстанның 18 катнашучысы күрсәтелгән "Интурмаркет 2017"12нче Халыкара туристик күргәзмә үз эшен тәмамлый. Алар арасында Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты, Алабуга Дәүләт музей-тыюлыгы, Зөя утрау-каласы, Бөек Болгар шәһәре, Казан шәһәренең Туристик-мәгълүмат үзәге, "Казан Кремле" музей-тыюлыгы вәкилләре, шулай ук эчке һәм тышкы туризм белән шөгыльләнүче отельләр һәм туроператорлар вәкилләре бар. Россия Федерациясе мәдәният министры Владимир Мединский күргәзмәне ачы, 2016 елда эчке туризм дәрәҗәсенең 10 %ка артуын билгеләде: " Санкт-Петербург һәм Мәскәүдән тыш туристик агым үсеше өлешендә регион-лидерларга Татарстан, Алтай һәм Краснодар крае керә"