Татарстан Республикасы "Интурмаркет" туристик күргәзмәсе катнашучысы булачак

2017 елның 10 марты, җомга

11 мартта «Крокус Экспо» МВЦда (Мәскәү шәһәре) «Интурмаркет» XII Халыкара туристик күргәзмәсе башланып, 13 мартка кадәр дәвам итә. Татарстан Республикасын берләштерелгән стендта 18 катнашучы күрсәтәчәк – болар Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты, Казан шәһәренең туристик-мәгълүмат үзәге, туроператорлар, отельләр һәм музей-тыюлыклар. 

«Интурмаркет» күргәзмәсе — өлкә эчендәге диалогны киңәйтү, оптималь карарлар чыгару һәм яңа шартларда базар үсеше юлларын табу өчен профильле туристик мәйданчык. Монда принципиаль яңа сыйфатлы туристик продуктлар ясарга һәм индустриядә сервис дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм иткән нәтиҗәле механизмнар эшләнә һәм өлкәара элемтә җайлана. «Интурмаркет» — безнең илнең тулы турпродуктын күрсәткән Россиядәге бердәнбер күргәзмә — анда Россиянең бөтен регионнары катнаша. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International