Бүген Мәскәүдә MITT туристик күргәзмәсе ачылды. Татарстан стендында республикадан 20ләп катнашучы - Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты, музей-тыюлыклар, туроператорлар һәм кунакханәләр, шулай ук«Татарстан санаторийлары» санатор-курорт учреждениеләре республика ассоциациясе вәкилләре катнашуы көтелә. "Татарстан:1001рәхәтлек" маршрутын тәкъдир итү төп вакыйга булачак. Баш рольләрнең берсе туристик волонтёрлар Ассамблеясендә катнашучыларга бирелә. Нәкъ алар кунакларга яңа продукт турында сөйлиячәк, интерактивлар уздырачак, шулай ук бу кыйммәтле мәгълүматны ишеткән өчен алардан кунаклар бүләкләр дә алачак. «Рәхәтлек шартлаткычлары» ярдәмендә бүләкләр уйнату әйбәт бонус булачак. Күргәзмәнең ике көне эчендә һәркем үзен сынап карый һәм үз куллары белән «рәхәтлекне тотып» карый алачак.
Белешмә: MITT — туристлык бизнесы өлкәсендә үзенчәлекле вакыйга булган һәм Халыкара туристлык берлегендә тулы хокук белән танылу алган, дөньяда әйдәп баручы туристик күргәзмәләре бишлегенә кергән Россиянең 1нче туристик күргәзмәсе. Ел саен күргәзмәдә дөньяның 200 иле һәм регионнарыннан компанияләр катнаша. Оештыручысы булып Россиядә күргәзмәләр бизнесы лидеры - ITE компанияләр төркеме тора.