"Татарстан: 1001 рәхәтлек" маршруты Мәскәүдә күрсәтелә

2017 елның 10 марты, җомга

1001 рәхәтлек үткәрүчеләренең чын Армиясе 14еннән 15 мартка кадәр үзенең кунакларын MITTкүргәзмәсендә Татарстан Республикасы стенды янында көтә. Туристлык волонтерлары Ассамблеясеннән 14 кеше бөтен теләүчеләргә озак көтелгән яңа уникаль продукт турында сөйләргә әзер! «Татарстан: 1001 рәхәтлек» -  маршруты кебек 4 көн буе республикабыз мәдәниятенә чын-чынлап чумарга мөмкин булган башка маршрут юк.

Болар - Казан үзәгендә Казан Кремле стенасыннан нибары 100 метр ераклыкта милли стильдәге төшке аш ашарга, Идел буендагы «Казан Ривьерасы» күңел ачу комплексындагы иң популяр биек тәгәрмәчтә атынырга, әкияти Казан мәчесе авызыннан Кремль тарихын белергә, Бөек Болгар асылташы - Болгар цивилизациясе Музеена, Җәмигъ мәчетенә, Истәлек билгесенә, Кара палатага барырга, татар халкы традицияләре буенча бәрән итеннән пешерелгән төшке аш белән сыйланырга, чәк-чәк Музеен күрергә мөмкин булган иң кызыксынучан туристка да тәкъдим ителгән тулы исемлек түгел әле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International