"Интурмаркет" күргәзмәсендә "Бөек Идел юлы" маршруты тәкъдир ителде

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

Бүген «Крокус ЭКСПО» МВЦда «Бөек Идел юлы» Регионара туристик маршрутын тәкъдир итү булды. Проект ТатарстанРеспубликасы инициативасы белән Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Тәкъдир итү «Интурмаркет 2017» XII Халыкара туристик күргәзмә кысасында узды.

Чарада Туризм буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Сергей Корнеев, Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, ТripAggregator платформасы җитәкчесе Дмитрий Никулин, Россия туроператорлары Ассоциациясе башкарма директоры Майя Ломидзе, Башкортостан Республикасы эшмәкәрлек һәм туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Вячеслав Гыйләҗетдинов, Самара өлкәсе туризм департаменты җитәкчесе Михаил Мальцев, ЧувашияРеспубликасының мәдәният, милләтләр һәм архив эше буенча министры Константин Яковлев, шулай ук «Бөек Идел юлы»регионара маршрутын төзүдә һәм алга җибәрүдә катнашучы Идел буе федераль округының башка профиль ведомстволары җитәкчеләре, шулай ук федераль туроператорлар- "Алеан" компаниясе генераль директоры Илья Уманский, "РЖД-тур"компаниясе генераль директоры Александр Львов һәм башкалар катнашты. 

Чараны Сергей Корнеев ачты: "Россия туризмы шартлары шундый: туристлар өчен яңа объектлар һаман төзелеп тора. Алар сыйфат, бәя категориясе, тематикасы буенча төрле. Һәм шундый утраучыкларны күперләр белән тоташтырырга кирәк. Әлеге маршрутлар шундый утраучыклар булып тора да инде. Чөнки шундый юнәлешләрдән башка безнең илдә булган туристик мөмкинлекләрнең зур күпчелегендә аңлашу бик катлаулы.  "Бөек Идел юлы" кебек проектлар мәгълүматны системалаштырырга һәм аны кулланучыга илтеп җиткерергә мөмкинлек бирә".

Алдагы сүзне Сергей Иванов алды, ул маршрутны тәкъдир итте. ТРның туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе үзенең чыгышында маршрутның төп максаты Урта Иделдә Россия һәм чит ил туристларын җәлеп итә алырлык яңа туристик дестинация төзү булып торуын билгеләде: " Бүгенге көндә «Бөек Идел юлы» кысасында егермедән артык маршрут географиясе, тарихы һәм мәдәни уртаклыгы, милли үзенчәлеге һәм төп сәүдә һәм тормыш өчен кирәкле артерия – Идел елгасы булган ПФОның 14 регионын берләштерә. Маршрут үзенең тулылыгы – милли мәдәнияте һәм традицияләре төрлелеге (регионда 6 милли республика бар); Ундора, Соль-Илецк, Усть-Качка табигый комплекслары, алга киткән инфраструктурасы, табигый ландшафтлары белән уникаль. Хәзер бер концепция белән берләштерелгән 15 маршрут актив эшләнә. Болар ПФОның иң аз дигәндә өч регионын керткән, логистикасы, эчтәлекле һәм алдан уйланылган идеясе белән аерылып торган ял көннәре турлары".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International