2019 елның 11-12 ноябрендә Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә туризм үсеше белән шөгыльләнүче белгечләр, шулай ук муниципаль хезмәткәрләр булып тормаган белгечләр (туризмны үстерү өчен җаваплы республика һәм муниципаль музей хезмәткәрләре) өчен «Туризм һәм кунакчыллык өлкәсен үстерү» дигән квалификация күтәрү программасы уздырылды. Укыту Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты ярдәмендә гамәлгә ашырылды.
Программа буенча 35 белгеч белем эстәде.
Бүген Мәскәүдә "Кунакчыллык Осталары" бөтенрәсәй бәйгесе старт алды. Анда үз эшен башлап җибәрүче профессионаллар, идарәчеләр, туристик һәм чиктәш оешмалар җитәкчеләре, шулай ук кунакчыллык индустриясе хезмәткәрләре һәм студентлар катнаша ала.
Бәйге "Рәсәй – мөмкинлекләр иле" Президент платформасы кысаларында үткәрелә. Оештыру комитеты рәисе – вице-премьер Голодец.
Яңа проектның максаты – профессионалларның потенциалын ачу, яңа гореф-гадәтләрне формалаштыру, туристлык һәм кунакчыллык өлкәләрендә сервис стандартларын һәм һөнәрләрнең абруен күтәрү, туристлык тармагын кадрлар белән тәэмин итү. Бәйгедә үз эшен башлап җибәрүче профессионаллар, идарәчеләр, туристик һәм чиктәш оешмалар җитәкчеләре, шулай ук кунакчыллык индустриясенең яшь белгечләре һәм студентлар катнаша ала.
2019 елның 9-10 ноябрендә Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты ярдәмендә Казанда Рәсәйдә беренче тапкыр үткәрелә торган квиз-интеллектуаль бәйгенамә буенча ачык чемпионат узды. Ике көн эчендә ярышта Рәсәйнең һәм Татарстанның төрле шәһәрләреннән – Мәскәү, Волгоград, Оренбург, Тольятти, Казан, Яр Чаллы, Әлмәт – 250гә якын интеллектуал-эрудит булды.
Чемпионатның марафон дистанциясе гомуми белемнәргә, логикага, кинематографны, классик һәм заманча музыканы белүгә 180 сорауны, шулай ук шигърияттә осталык таләп итә торган биремнәрне үз эченә ала. Төп призны Казан командасы яулады, икенче урында – Мәскәү командасы, өченчедә – шулай ук Казан командасы.
«Беренче дивизионда» Татарстан командасы беренче булды – приз Әлмәткә китте. Икенче һәм өченче урыннарны Волгоград һәм Оренбург командалары яулады
23 һәм 24 ноябрьдә Казанда һәм Яңа Кырлай авылында Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясенең 10 еллык юбилеен бәйрәм итү узачак.
Бәйрәм 23 ноябрь көнне 12 сәгатьтә Казанның Бауман урамында узачак, анда төп кунаклар Бөек Устюгтан килгән Рәсәй Кыш Бабае, Кар Кызы, Байкал Кыш Бабае, Финляндиядән Санта Клаус, Тол Бабай, Кыш, Буранлы Кыз, Вятка Бичурасы булачак. Бәйрәм 19.00 сәгатьтә Идел буе физкультура, спорт һәм туристлык академиясендә «Әкияти ыгы-зыгы» тамашасында тәмамланачак. Якты тылсымлы тамаша милли татар әкиятләре персонажларын прогрессның соңгы карашлары белән үреп бара.
Ә инде 24 ноябрьдә Кыш Бабай, Кар Кызы һәм әкияти кунаклар барысын да үз резиденциясендә, Татарстан Республикасының Арча районы Яңа Кырлай авылында Могҗизалар урманын ачу тантанасында көтәләр! Аерым программа булачак, анда һәр Кыш Бабай үзенең визит карточкасы белән чыгыш ясаячак, үз халкының мифологиясе, гореф-гадәтләре, йолалары турында сөйләячәк. Сез интерактив уеннарда һәм әкияти чараларда катнаша аласыз.
Бүген Татарстан Республикасының Турислык буенча дәүләт комитеты рәисе каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Мәдәният һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек комиссиясе рәисе, Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Кузьма Николаевич Морозов, Казан дәүләт мәдәният институтының туристлык кафедрасы доценты Марсель Мансур улы Хисмәтуллин, шулай ук Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре катнашты.
Комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралды һәм яктыртылды: 2017-2019 елларда Татарстан Республикасында контроль-күзәтчелек һәм хокук саклау органнары тарафыннан ачыкланган хокук бозулар һәм җинаятьләр мониторингы нәтиҗәләре буенча коррупциячел практикаларны күзәтүне карау турында; Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый мониторингы буенча комитеты тарафыннан әзерләгән «2019 елның 1-нче яртыеллыгында Татарстан Республикасының башкарма хакимияте органнарының, федераль хакимият органнарының Татарстан Республикасы буенча территориаль органнарының, муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарының Татарстан Республикасы территориясендә коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру эшчәнлегенең нәтиҗәлелегенә мониторинг» мәгълүмати-аналитик материал нәтиҗәләрен карау турында; «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәсми сайтының «Коррупциягә каршы көрәш» бүлеген урнаштыру һәм тулыландыру буенча эш башкару турында.
Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты «Туристлык лидеры» республика бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итү турында искә төшерә
Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
1) «Ел ачышы – 2019».
2) «Татарстан Республикасының туристлык базарын үстерүгә ярдәм» – киләсе бүлекләр буенча:
«Муниципаль туристлык сәясете өлкәсендә – 2019»;
«Туристлык белеме өлкәсендә – 2019»;
«Массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә – 2019» – «Татарстан Республикасының керү туристлыгын һәм эчке туристлыкны поплярлаштыруга багышланган иң яхшы материал».
3) «2019 елның шәхесе – туристлыкны үстерүгә шәхси өлеш керткән өчен».
4) «Татарстан Республикасы буенча 2019 елның иң яхшы маршруты».
5) «Татарстан Республикасының 2019 елның балалар туристлыгының иң яхшы туроператоры».
6) «Татарстан Республикасының 2019 елның иң яхшы туроператоры».
7) «2019 елның иң яхшы туристлык волонтеры».
8) «2019 елның иң яхшы экскурсия җитәкчесе».
9) «2019 елның туристлык истәлекле бүләге».
10) «Татарстан Республикасының урнаштыру оешмасы – 2019» – киләсе бүлекләр буенча:
«2019 елның иң яхшы биш йолдызлы отеле»;
«2019 елның иң яхшы дүрт йолдызлы отеле»;
«2019 елның иң яхшы өч йолдызлы отеле»;
«2019 елның иң яхшы ике йолдызлы отеле»;
«2019 елның иң яхшы йолдызсыз отеле»;
«2019 елның иң яхшы хостелы».
11) «2019 елның рестораны».
12) «2019 елның Татарстан Республикасының иң яхшы шифаханәсе».
Гаризалар 2019 елның 1 августыннан 1 декабренә кадәр кабул ителә
Бәйге турында мәгълүмат: http://tourism.tatarstan.ru/rus/lider-turizma-2019.htm
7 ноябрьдә Сергей Иванов Казанда Рәсәй Мәдәният министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган «Рәсәй бренд маршрутларының музейлары» пленар сессиясендә катнашты. Чарада Рәсәй Федерациясе субъектларының мәдәният өлкәсендә башкарма хакимият органнары, федераль һәм региональ музейлар, туристик фирмалар һәм круиз компанияләре, туристик-мәгълүмат үзәкләре, федераль һәм региональ массакүләм мәгълүмат чаралары, блогосфералар катнашты.
Экспертлар проектларны гамәлгә ашыру юнәлешләре һәм перспективалары, федераль, төбәк, муниципаль һәм шәхси музейларны милли музей маршрутларына интеграцияләү мөмкинлекләре, шулай ук аларны потенциаль партнерлар һәм брендлар синергиясе хисабына бөтенрәсәй дәрәҗәсендә таныту турында фикер алыштылар.
2019 елның 15 ноябрендә цикл чаралары шулай ук Санкт-Петербургта, ә декабрьнең беренче декадасында Екатеринбургта һәм Мәскәүдә узачак.
Идел буе федераль округы башкаласында Түбән Новгород шәһәрендә Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү тәмамланды. Тантана кысаларында 3-4 ноябрьдә биредә III «Рәсәй халыклары кухнясы» фестивале узды. Чара Рәсәй Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Туристлык буенча федераль агентлык, Балыкчылык буенча федераль агентлык, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы һәм Түбән Новгород өлкәсе Хөкүмәте, шулай ук Түбән Новгород шәһәре Администрациясе ярдәме белән оештырылды.
Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү кысаларында фестивальдә катнашу өчен Түбән Новгородка 30 төбәктән артык – Татарстан Республикасыннан, Владимир һәм Кемерово өлкәләреннән (Кузбасса), Төньяк Осетия – Алания Республикасыннан, Алтай Республикасыннан, Алтай краеннан, Карелия һәм Хакасия Республикаларыннан, Кырым Республикасыннан, Севастополь һәм Краснодар крайларыннан, Удмурт Республикасы һәм Бурятия Республикаларыннан, Мурманск, Мәскәү һәм Тула өлкәләреннән, Чуаш Республикасы – Чуашстанннан, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан һ. б. – шеф-пешекчеләр, рестораторлар, фермерлар, азык-төлек продуктларын җитештерүчеләр һәм урам ашлары проектларына нигез салучылар командалары килде.
Казан кооператив институты (Татарстан Республикасы) аттан казылык, җәен балыгыннан казылык, өчпочмак һәм чәк-чәк тәкъдим итте. Бурятия Республикасының шеф-пешекчесе Гуро Дамшаев җитәкчелегендәге Мобильная буузная иң популяр милли ризыкны – буузларны – тәкъдим итте. Мобиль лавкада һәм Рәсәй төбәкләреннән килгән гастрономия сувенирлары күргәзмәсендә «Городец прәннеге», «Карелия тәм-томнары» (крууга, марюшки, кеж), Беломорск тозы, Таулы Алтай ит деликатеслары, Алтай краеннан органик продукция, Тула өлкәсеннән Белёв җимеш какы һәм Тула прәннәге һ.б. тәкъдим ителде.
«Youth Ambassadors/Яшь дипломатлар» республика бәйгесе кысаларында 2019 елның 5 ноябрендә Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетында «Visit Tatarstan» этабы узды, ул катнашучыларны Татарстан Республикасының туристик потенциалы белән таныштыруга юнәлдерелгән, анда катнашучылар Татарстан Республикасы турында видеоролик идеясен һәм Рәсәйдән туристларны җәлеп итәчәк чараны тәкъдим иттеләр.
Татарстан Республикасы территориясендә эчке туристтлык һәм керү туристлыгы өлкәсендә социаль әһәмияткә ия эшчәнлек алып баручы оешмаларның күпсанлы мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә, 2019 елның 15 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә эчке туристлык һәм керү туристлыгы өлкәсендә социаль әһәмияткә ия эшчәнлек алып баручы оешмаларның чыгымнарын финанс яктан тәэмин итүгә (кайтаруга) Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү өчен сайлап алуга гаризалар кабул итү вакыты озайтылды.
Гаризага карата таләпләр, оешмаларга карата таләпләр, гаризаларны бәяләү критерийлары һәм бәйгене үткәрү тәртибе турында тулырак мәгълүмат «Эшчәнлек» -> «Бәйгеләр» бүлегендә урнаштырылган (http://tourism.tatarstan.ru/rus/konkursniy-otbor-na-predostavlenie-subsidiy-iz-3959037.htm).