Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, коронавирус инфекциясенең яңа вариантына бәйле рәвештә килеп чыккан хастаханәдән тыш пневмония очраклары теркәлүгә бәйле рәвештә, Кытай Халык Республикасында (КХР) эпидемиологик хәлнең катлаулануы турында искәртә.
Коронавирус инфекциясе барлыкка килү һәм аны тарату күренешләренә юл куймас өчен, Идарә әлеге чиргә бәйле рәвештә килеп туган иминлексез чорда балаларның Кытайга төркемләп планлаштырылган барлык сәфәрләрен гамәлдән чыгарырга киңәш итә.