Киләсе елда Татарстан 53 илдән туристларны Электрон Виза буенча кабул итә башлаячак

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

2021 елның 1 гыйнварыннан Татарстан 53 илдә яшәүчеләрне Электрон Виза буенча кабул итә башлый. Бу хакта Татарстан Республикасының Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов ведомствоның йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.

«Татарстан Республикасына туристлар агымы арта бара, әмма туристның уртача чегы кими. Бу проблеманы без чит ил туристлары санының артуында күрәбез. Чит илләрдән туристлар агымы артуына киләсе елдан электрон визалар кертүе ярдәм итәчәк»,-дип билгеләп үтте Иванов.

Бу закон 2019 елның 1 октябреннән Санкт-Петербургта үз көченә керде инде. Киләсе елдан ул Татарстанга да кагылачак, дип өстәде ул.

«Электрон визалар кертү белән әлеге илләрдән туристлар агымы уссен өчен, безгә тиешле туристик базарларда алга бару буенча актив эш алып барырга кирәк», — дип тәмамлады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International