Сергей Иванов эш визиты белән Иран Ислам Республикасына килде

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

31 нче гыйнвардан 5 нче февральгә кадәр Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов эш визиты белән Иранда.

Шираз һәм Тебриз шәһәрләрендә җирле туроператорлар өчен Татарстан Республикасының туристлык мөмкинлекләрен тәкъдир итү оештырылды. Иртәгә Татарстан Республикасы делегациясе Тегеран шәһәренә барачак, анда шулай ук алдынгы туроператорлар белән очрашулар планлаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, Иран Татарстан Республикасына туристларны җәлеп итү өчен өстенлекле базарларның берсе булып тора. 2018 нче елның сентябрендә Иранның "ATAAirlines" авиакомпаниясе Тегеран белән Казан арасында турыдан-туры һава юлларын ачты. Иранга бару өчен Россия халкына виза алу кирәк. Казанда Иран Ислам Республикасының Генераль Консуллыгы эшли. Виза алу өчен www.e_visa.mfa.gov.ir/en/ сайтында анкета тутырыла (белешмәләр 3-5 көн дәвамында эшкәртелә), шуннан соң паспорт белән консуллыкка килергә, виза җыемнарын түләргә һәм виза алырга кирәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International