2020 елның 17-19 гыйнварында Татарстан Республикасы Хельсинки шәһәрендә (Финляндия) ел саен уздырыла торган MATKA Nordic Travel Fair халыкара туристлык күргәзмәсендә катнаша. Бу Төньяк Европада туризм буенча иң зур халыкара форум. Күргәзмәдә дөньяның 80 иленнән 900 дән артык экспонент регуляр катнаша, ел саен чарага 80 меңгә якын индустрия профессионаллары һәм ахыр кулланучылар килә.
Быел регион Visit Tatarstan стилендә рәсмиләштерелгән шәхси стенд белән тәкъдим ителгән. Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты вәкилләре белән бергә күргәзмәдә ике туроператор катнаша.
Бүген Татарстан Республикасы стендында танылган актер Вилле Хаапасало булды, ул быел Татарстан Республикасы буенча программалар циклын төшерде. Республика халкы программалар белән «ТНВ " телеканалында таныша алды»