Бүген, 2020 елның 29 гыйнварында, Татарстан Республикасының Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясенең видеоязма режимында утырышы узды. Татарстан Республикасы социаль-икътисадый мониторинг комитеты тарафыннан үткәрелгән «Татарстан Республикасында коррупция турында халык фикерен өйрәнү» 2019 елгы социологик тикшеренүләр нәтиҗәләрен карауга кагылышлы мәсьәләләр; 2019 елда норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыру нәтиҗәләре; Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының кадрлар хезмәтләре вазыйфаи затларының эш нәтиҗәлелеген арттыру чаралары каралды.
Беркетмә Дәүләт комитеты сайтының «Коррупциягә каршы тору» бүлегендә урнаштырылган http://tourism.tatarstan.ru/rus/otcheti-protokoli-zasedaniy-komissii-pri.htm