Узган ел Татарстан Республикасына 3,6 млн турист килгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасының Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов ведомствоның йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.
"2019 елда Татарстан Республикасына туризм агымы 3,6 млн. кеше тәшкил итте, бу 2018 ел күрсәткеченнән 6% ка күбрәк. Шул ук вакытта чит ил туристлары агымы аз гына кимеде», — дип хәбәр итте Иванов.
Туристлар агымы үсешен республиканың барлык төп туристлык үзәкләре күрсәтте: Казан, Бөек Болгар, Зөя утрау-шәһәре, Алабуга, Чистай һәм Тәтеш, дип өстәде туризм буенча Татарстан Республикасының Дәүләт комитеты башлыгы.
Шулай ук узган елны Казан Кремле беренче тапкыр 3 млн туристлык планкасын узды, дип тәмамлады сүзен Иванов.