ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Казан Ривьерасы» кунакханә-күңел ачу комплексында «Чыганакларга сәяхәт» X республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. 

2019 елда «Чыганакларга сәяхәт» конкурсы үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтә.

«Чыганакларга сәяхәт»  - Татарстанда үзләренең мәдәни мирас һәм өстенлекле туристлык үзәкләрен үстерү белән бәйле инновацион туристлык проектларын гамәлгә ашырып, Татарстан Республикасында эчке һәм читтән килүчеләр туризмын үстерергә әзер балалар һәм яшьләр аудиториясенә юнәлдерелгән беренче конкурс. Бәйгене оештыручы - Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты.

«Чыганакларга сәяхәт» конкурсы уздырылган 10 ел дәвамында иң актив катнашкан, шушы дәвердә иң күп санда гаризалар биргән Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм Казан шәһәре мәктәпләре бүләкләнәчәк.

      2019 елда конкурс Балачак унъеллыгы кысаларында уздырыла торган Татарстан Республикасы чаралары планына кертелде. 

    2019 елда бәйгегә Татарстан Республикасының 35 районыннан 158 гариза кергән.

Бүләкләү тантанасына бөтен Татарстаннан яшь катнашучылар килде, алар җиңүчеләр исемнәрен белеп кенә калмыйча, бәйрәм тамашасын да карады.


27
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

24-27 ноябрьдә Татарстан Республикасында реклама-мәгълүмат туры кысаларында Венгриянең Россия Федерациясенә туристлар җибәрү белән шөгыльләнүче «1000 юл» туроператоры вәкиле булып китте. Программага Зөя утрау-шәһәре, Бөек Болгар һәм Казанның истәлекле урыннарында булу кертелгән иде. Кунак туристлык объектлары инфраструктурасы һәм эшләп килүче туристлык маршрутлары белән танышты. Сәфәр нәтиҗәләре буенча уртак туристлык продукты булдыру планлаштырыла. Агымдагы елның 30 октябрендә «Казан-Будапешт» турыдан-туры рейсы ачылу сәбәпле, Венгрия Республикасыннан туристлар агымы арту көтелә.

 

Ташкентта Татарстанның туристлык потенциалын тәкъдим иттеләр

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Ташкентта узган «Татарстан-Үзбәкстан» эшлекле форумында Татарстан Республикасының туристлык потенциалын тәкъдим итте.

Форум 26 ноябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Элер Ганиев катнашында узды.⠀

Исегезгә төшерәбез, Сергей Иванов Татарстан Республикасы делегациясе составында эш сәфәре белән Үзбәкстанда.


20
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстанның туристлык индустриясе вәкилләре өчен беренче Кунакчыллык форумы кунакханәләр, кафе, музей персоналларын мотивацияләргә һәм аларны гамәли күнекмәләргә, әйтик, кризислы хәлләрне хәл итүгә һәм нәтиҗәле сатуларга өйрәтергә мөмкинлек бирәчәк. Мондый белем бирү мәйданчыгы Татарстанны Россиянең иң кунакчыл төбәгенә әверелдерергә ярдәм итәчәк, дип белдерде Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Көннең беренче яртысында форумда катнашучылар «Татарстанның кунакчыллыгы» дигән кыйммәтләр һәм әлеге төшенчәнең асылын аңлау өстендә эшли, дип сөйләде Татарстан Республикасы Туризмны үстерү үзәге генераль директоры Дилбәр Садыйкова.

Көннең икенче яртысында чарада катнашучылар өчен коммуникацияләр, проблемалы хәлләрдән чыгу юллары, команда белән эшләү һәм сатуны арттыру ысуллары буенча мастер-класслар үткәреләчәк. Оештыручылар шул рәвешле, сервис сыйфатын яхшыртып кына калмыйча, һөнәрнең абруе да үсеп китәр, дип өметләнә.


18
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

15-17 ноябрь көннәрендә Самарада Вакыйгалы туризм өлкәсендә Russian Event Awards-2019 илкүләм премиясенең финал этабы узды. Татарстаннан ике проект конкурста Гран-прига ия булган. Алабугада узган Спас ярминкәсе халык традицияләрен һәм һөнәрчелеген популярлаштыруда иң яхшы туристлык вакыйгасына әверелгән. «Туган авылымдагы тегермән» интерактив мәйданчыгы туристлык вакыйгасының иң яхшы интерактив программасы буларак Гран-при алган. Конкурста Татарстан Республикасыннан барлыгы 13 проект катнашкан булган.

16 нчы ноябрь көнне Казанның Ленин исемендәге мәдәният йортында WorldSkills буенча 75 компетенциядә һәм JuniorSkills буенча 38 компетенциядә мәктәп укучыларын һәм техникум студентларын бүләкләделәр. Шул исәптән номинацияләрдә кунакханә администрациясе, туризм һәм экскурсия хезмәтләрен оештыру компетенцияләре дә бар иде. Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лиана Сәетова катнашты.


15
ноябрь, 2019 ел
җомга

15 нче ноябрьдә Самарада Вакыйгалы туризм өлкәсендә Russian Event Awards-2019 илкүләм премиясенең финал этабы башлана.

Татарстан Республикасыннан төбәк этабында җиңеп чыккан 13 проект катнашачак.

Исегезгә төшерәбез, 27-28 октябрьдә Ижауда «Ел маршруты» 2019 VI Бөтенроссия туристлык премиясенең финал өлеше узды.  «Иң яхшы маршрут идеясе» дигән номинациядә «Бер юл — биш мәдәният!» проекты Гран-при алган, «Үткәннәргә сәяхәт» ҖЧҖ, Event&Travel Agency, Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы, Татарстан Республикасы.

 


14
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Испания Корольлегенең Хавьер Таурис Ромеро җитәкчелегендәге делегациясе, Вилья шәһәре мэры урынбасары Нова де Аурса, төбәк депутаты белән очрашты. Очрашуда шулай ук Галисия автоном бергәлегенең Сальнес районы Манкомунида (берләшмә) идарәче директоры Хосе Рамон Гарсия Гыймарте да катнашты.

Яклар үзара туристлар агымын җәлеп итү перспективалары турында фикер алышты. Визит кысаларында Испания Корольлеге вәкилләре Испаниянең туристик потенциалын тәкъдир итте, Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Татарстан Республикасының туристлык потенциалын презентацияләде.

2019 елның 20 ноябрендә ИТ-паркта (Казан шәһәре, Петербург урамы, 52) Татарстан Республикасының туристлык үзәкләрендә хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән Туриндустрия вәкилләре өчен кунакчыллык форумы узачак.

Форум кысаларында һәр юнәлеш өчен коммуникацияләр, сатуны арттыру, клиентлар һәм килүчеләр белән низаглы хәлләрне җайга салу, кунакчыллык стандартлары буенча тренинглар узачак.

Форум «2020 елга кадәр Россия Федерациясендә туризмны үстерү стратегиясе» һәм «Татарстан Республикасы Туризмны үстерү үзәге» автоном коммерциясез оешмасының туристлык династиясен үстерү буенча Visit Tatarstan программасы кысаларында Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты ярдәмендә узачак.


13
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты «Татарстан Республикасында урнаштыру буенча 2019 елгы иң яхшы предприятие» республика конкурсының уздырылачагы турында хәбәр итә.

Конкурс Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Туризмны үстерү үзәге» АКО ярдәме белән үткәрелә.

2019 елда Конкурс яңа форматта узачак. Конкурс турында нигезләмә Туристлык буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылган: http://tourism.tatarstan.ru/rus/luchshee-predpriyatie-razmeshcheniya-respubliki-4043777.htm


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International