ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2020 ел
дүшәмбе

Вакыйгалар туризмы өлкәсендә Russian Event Awards 2020 илкүләм премиясендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлаган.

Конкурста катнашу өчен төбәк һәм федераль дәрәҗәләрдә вакыйгалар оештыручы затлар – дәүләт, коммерция һәм коммерцияле булмаган оешмалар арасыннан авторлар яки авторлык коллективлары чакырыла. Катнашу өчен 2019 елның октябреннән башлап конкурс уздырылганчыга кадәр гамәлгә ашырылган проектлар кабул ителә.

Гаризалар кабул итү вакыты: барлык федераль округлар өчен дә – 2020 елның 4 сентябренә кадәр.

Премиядә катнашу буенча теркәлгән өчен түләргә кирәкми.

Премиянең рәсми сайты: www.rea-awards.ru.

Конкурста катнашу турында тулырак мәгълүматны оештыручылардан kosyh_veronika@mail.ru белешергә мөмкин.

 

Белешмә: Russian Event Awards 2020 илкүләм премиясе 2012 елда Воронежда Геннадий Шаталов инициативасы буенча гамәлгә куелган. Премияне гамәлгә куючылар: «ФРОС Region PR» һәм «Контент» продюсерлык үзәге» ҖЧҖ.


30
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

30 июльдән Казанда 10-15 яшьлек балалар өчен Кремльнең «Ватан»яшь экскурсовод мәктәбе эшли башлаячак. Проект Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты белән берлектә гамәлгә ашырыла.
Проектның төп бурычлары арасында-мәдәни туризм өлкәсенә укучыларны җәлеп итү, аларның профориентациясе һәм чит телләрне өйрәнүгә өстәмә мотивацияләү, төбәктә туризм һәм профессиональ кадрлар үстерү, яшьләр туристик продуктын формалаштыру, алга этәрү һәм тормышка ашыру.
Аерым алганда, беренче этапта профессиональ экскурсоводлар, тарихчылар, сәнгать белгечләре балаларга Казан Кремле территориясендә урнашкан тарихи объектлар турында җентекләп сөйләячәкләр. Аннан соң укучылар үзләре борынгы фортификация корылмасы территориясе буенча экскурсияләр сериясен үткәрәчәкләр.
Мәктәп экскурсия эше нигезләре белән танышу максатыннан оештырыла. Проект 28 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу тәҗрибә безнең шәһәрдә даими яшь экскурсовод мәктәбе булдыру өчен нигез булыр, мөгаен, ул безгә үсеп килүче буынны республиканың гаять зур мәдәни мирасы белән җентекләп таныштырырга мөмкинлек бирәчәк.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, яшь гидлар үткәрәчәк йомгаклау экскурсиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.


27
июль, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы башка субъектлардан һәм федераль округлардан туристлар кабул итү өчен ачык. Татарстан Республикасы эчендә сәяхәт кылу яки кая да булса бару өчен чикләүләр юк.

Битлек-перчатка киеп йөрү режимы кибетләрдә һәм җәмәгать транспортында гына гамәлдә, шулай ук кимендә 1,5 метрлы социаль аралык саклау таләп ителә.

Республика территориясенә керү чикләнмәгән.

Тур операторы тарафыннан туристлык продуктын гамәлгә ашыру кысаларында муниципальара пассажирлар һәм багаж йөртү рөхсәт ителә. Ләкин пассажирда маршрут һәм сәфәр датасы турында мәгълүмат күрсәтелгән раслау документы булуы – мәҗбүри шарт. 

Татарстан Республикасында авиатранспортка кагылышлы махсус төбәк чикләүләре билгеләнмәгән.

Су навигациясе эшли башлады: көн саен Зөя утрау-каласына һәм Бөек Болгарга кадәр рейслар йөреп тора. 

Дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары профилактика таләпләрен үтәү шарты белән чаралар оештыра һәм үткәрә ала.

Санатор-курорт комплекслары, балалар лагерьлары, кунакханәләр, хостеллар һәм мини-отельләр санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне һәм нормаларны үтәгәндә, шул исәптән туклану оештырганда да, эшчәнлекләрен башкара ала.

Сәүдә үзәкләре, храмнар, мәчетләр, спорт үзәкләре, бассейннар, фитнес үзәкләре, җәмәгать туклануы объектлары, шул исәптән кафе һәм рестораннар, бер үк вакытта объектта булган кешеләр санын һәм каралган нормалар һәм кагыйдәләр үтәлешен контрольдә тоту шарты белән, үз эшләрен яңартып җибәрде.

Истәлекле урыннарның күпчелеге кунаклар өчен ачык. Биш кешедән артмаган төркемдә музейларга, китапханәләргә бару рөхсәт ителә. 10 кешегә кадәр экскурсия рөхсәт ителә — экскурсоводлар кунакларга аудиогидлар тапшыра.

Татарстан Республикасы урманнарында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында кайбер районнарда урманнарга баруда, шул исәптән транспорт чаралары белән дә, чикләүләр кертелде.

Россия Федерациясе Илчелегенең Төркия Республикасындагы рәсми сайтыннан алынган мәгълүматларга караганда, Россия туристларына COVID-19 буенча уздырылган тест яки аэропортларда махсус тикшеренү узу турында белешмә күрсәтергә кирәкми. Шул ук вакытта, массакүләм мәгълүмат чаралары мәгълүматларына караганда, илнең туризм буенча эре һава гаваньнәрендә (Анталья, Даламан, Измир, Стамбул) диагностика үзәкләре булдырылган, теләге булган кешеләр анда теләүле нигездә коронавируска каршы тест уза ала (бәясе – 15 евро).

Әмма, очыш вакытында мәгълүмат формасын (шәхси мәгълүматлар, утырган урын саны, Төркиягә бару адресы, элемтә өчен белешмәләр, авыру билгеләренә кагылышлы белешмәләр күрсәтелә) тутыру туристлар өчен мәҗбүри таләп булып тора.

Аэропорт терминалында паспорт контроле узган вакытта һәр пассажир тән температурасын үлчәү процедурасын узачак. Тән температурасы югары булган кешеләр ачыклаган очракта, әлеге билгеләр өйрәнеләчәк. Аэропортта COVID-19 билгеләре буенча шикле затлар ачыкланган очракта, пассажир карантинга/изоляциягә урнаштырылачак һәм тикшерү өчен госпитальгә җибәреләчәк.

Пассажирга COVID-19 диагнозы куелган очракта, аның белән самолетта бәйләнештә булган пассажирларның белешмәлек формалары нигезендә аларның (чир ачыкланган кеше утыргычыннан ике метр аралыкта, ягъни ике утыргыч алда, арткы якта һәм ян-якта утырган затларның, әгәр авыру кеше керү юлында утырган икән – диагональ буенча алда һәм арткы ягында утырган затларның) шәхси мәгълүматлары, элемтә өчен белешмәләре һәм адреслары кыска вакыт эчендә Сәламәтлек саклау идарәсенә җибәреләчәк. Очыштан соң COVID-19 белән зарарланган кеше барлыгы ачыкланган очракта, авыру кеше белән бәйләнештә булган затлар пассажир формаларында күрсәтеләгән мәгълүматлар нигезендә ачыкланачак.

Самолетта авыру кеше белән бәйләнештә булган затлар 14 көнлек карантинга/изоляциягә урнаштырылачак, аларга карата шул чорда гамәлдә булган карантин һәм изоляция процедуралары кулланылачак.

COVID-19 очраклары булмаса, билгеле бер кагыйдәләрне үтәп, кешеләр аэропорттан чыгып китә ала.

Төркиядә социаль аралык сакларга, җәмәгать урыннарында битлекләр киеп йөрергә кирәк, кагыйдә бозган очракта штраф каралган (Төркия лиры белән – 900, бу 9300 сум тирәсе дигән сүз).

Россия Федерациясенең Төркия Республикасындагы Илчелеге россиялеләргә мәҗбүри тәртиптә медицина иминиятләрен сатып алырга тәкъдим итә. Төркия хакимияте мәгълүматларына караганда, COVID-19 белән зарарлану очрагында медицина хезмәте күрсәтүне күздә тоткан махсус иминият линейкасы эшләнгән. Аларны, Төркия хакимияте хәбәр итүенчә, тур операторларыннан, авиабилет сатып алганда, аэропортларда паспорт контроле узганчы, шулай ук онлайн режимда сатып алырга мөмкин булачак.


24
июль, 2020 ел
җомга

Коронавирус аркасында Россия кунакханәләрендә алынган броньнары гамәлдән чыгарылган туристлар акчасын кире кайтара яки кунакханәгә урнашу көнен соңрак вакытка күчерә алачак. Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин бу хактагы карарга кул куйган.

Кунакханәгә урнашу өчен өлешчә яки тулысынча түләп куйган туристлар турында сүз бара. Кунакханәгә урнашу өчен яңа дата алдан бронь ясап куйган көннән башланган 18 ай эчендә исәпләнәчәк. Шул ук вакытта хезмәт 2021 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча күрсәтелергә тиеш. Сәфәрне күчерүнең төгәл вакытлары яклар килешүе буенча билгеләнәчәк.

Яңа даталарга номер бәясе артса, өстәмә рәвештә берни дә түләргә туры килмәячәк. Әгәр турист бронь өчен тулысынча түләмәгән булса, калган өлеше өчен турның беренчел бәясеннән чыгып түләячәк.

Турист бронь көнен күчерүдән баш тартырга хокуклы. Ул чакта отель аңа акчаны 2021 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча кайтарырга тиеш. Инвалидлар, эшсезләр, 65 яшьтән өлкәнрәкләр, шулай ук ике айдан артыграк вакыт эчендә хасталык ялында булган кешеләр өчен махсус шартлар бар. Аларның акчасы гариза бирелгәннән соң 90 көн эчендә кире кайтарылачак.

Карарда каралганча, урнаштыру даталарын күчерүдән баш тарткан очракта, акчаны кире кайтару көненә кадәр, гариза бирелгән көннән башлап файдаланылмаган броньның һәр календарь көне өчен кунакханәләр процентлар (Үзәк Банк билгеләгән төп ставканың 1/365 күләмендә) түләргә тиеш.

Мәгълүмат Россия Федерациясе Хөкүмәтенең рәсми сайтыннан алынды – http://government.ru/.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 20 июлендәге 1078 номерлы карары тексты белән «Файдалы мәгълүмат» – «Туристларга һәм туристлык базарында катнашучыларга ярдәм» бүлегендә танышырга мөмкин.

Коронавирус аркасында турлары юкка чыккан туристлар акчаларын кире кайтара яки сәфәрләрен 2021 елның 31 декабренә кадәр күчерә ала. Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин бу хакта карар имзалаган.

2020 елның 31 мартыннан да соңга калмыйча Россия яки чит ил сәфәрләренә өлешчә яки тулысынча түләгән гражданнар турында сүз бара. Хәзер мондый туристларга тиңдәш тур: ташу буенча шундый ук хезмәтләр, маршрут, кунакханәгә урнаштыру һәм аның категориясе, туклану тәкъдим ителәчәк. Сәфәрне күчерү вакыты яклар килешүе буенча билгеләнәчәк. Шул ук вакытта хезмәт 2021 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча күрсәтелергә тиеш.

Яңа даталарга тур бәясе артып китсә, өстәмә берни дә түләргә туры килмәячәк. Әгәр турист тур өчен тулысынча түләмәгән булса, калган өлеше өчен турның беренчел бәясеннән чыгып түләячәк.

Карар гамәлгә кергән вакыттан башлап 60 календарь көне эчендә тур операторы тур агентына (яки турыдан-туры туристның үзенә) сәфәрне кичектерү мөмкинлеге турында белдерү юлларга тиеш. Хәбәрне алганнан соң тур агенты аны бер эш көне эчендә туристка җибәрергә тиеш.

Мондый документны алган турист сәфәрне кичектерүдән баш тартырга хокуклы. Ул вакытта тур операторы 2021 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча аңа акчасын кайтарып бирергә тиеш.

Әгәр 60 көн дәвамында тур операторы хәбәр җибәрмәгән булса, аңа 2020 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча туристка акчаны кире кайтарырга туры киләчәк.

Инвалидлар, эшсезләр, 65 яшьтән өлкәнрәкләр, шулай ук ике айдан артыграк вакыт эчендә хасталык ялында булган кешеләр өчен махсус шартлар бар. Аларның акчасы гариза бирелгәннән соң 90 көн эчендә кире кайтарылачак.

Шулай ук, карарда каралганча, акчаны кире кайтарган вакытта тур операторы, акчаны кайтару көненә кадәр, килешүне өзү турында гариза бирелгән вакыттан башлап, файдаланылмаган тур суммасы өчен һәр календарь көне буенча процентлар да (Үзәк Банк билгеләгән төп ставканың 1/365 күләмендә) түләргә тиеш була.

Мәгълүмат Россия Федерациясе Хөкүмәтенең рәсми сайтыннан алынды – http://government.ru/.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 20 июлендәге 1073 номерлы карары тексты белән «Файдалы мәгълүмат» – «Туристларга һәм туристлык базарында катнашучыларга ярдәм» бүлегендә танышырга мөмкин.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 18 июлендәге 1876-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә түләнгән туристлык хезмәте хакының бер өлешен каплап, эчке туристлык сәфәрләренә этәргеч бирү өчен, Туризм буенча федераль агентлыкка 15 млрд. сум акча бүлеп биреләчәк.

Быелның 23 июлендә Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Зәринә Догузованың брифингы булып узды, анда прецедентлары булмаган әлеге ярдәм чарасының төп аспектлары турында әйтелде.

«Туристларга турыдан-туры кайтарып бирелә торган акча суммасы, сатып алынган тур бәясенә карап, 5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Тур бәясе 25 мең сумнан башлап 50 мең сумга кадәр булган очракта, кайтарып бирелә торган акча 5 мең сум булачак, тур бәясе 50 мең сумнан 75 мең сумга кадәр булган очракта, 10 мең сумы кире кайтарылачак. 75 мең сум һәм аннан да артыграк бәягә тур сатып алган гражданнарга 15 мең сум акчасы кире кайтарылачак.»

Ростуризм Калининградтан алып Владивостокка кадәр – Россия буйлап 2 млн. кадәр төрледән төрле тур һәм сәяхәтләр, шул исәптән круизлар да, тәкъдим итәргә ниятли.

Кешбэк кайтару өчен мәҗбүри шарт – сәфәрнең озынлыгы кимендә биш көн булырга тиеш, дип көтелә.

Әмма субсидия алу тәртибен билгели торган норматив хокукый акт әлегә кабул ителмәгән.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы туроператорлары һәм күмәк урнаштыру чаралары Туризм буенча федераль агентлык мөрәҗәгате нигезендә тәкъдимнәр әзерли.


23
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Салым органына гаризалар оешманың урнашу урыны буенча салым органына электрон формада, шәхси кабинет аша яки почта буенча җибәрелә.

Субсидияне алучы – кече һәм урта эшкуарлык субъекты.

Гариза бирү вакыты: 2020 елның 15 нче июленнән 15 нче августына кадәр.

Алу шартлары:

  • 2020 елның 10 нчы июненә предприятие Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестрына кертелгән булырга тиеш;
  • компания яки шәхси эшкуар төп ОКВЭД буенча (2020 елның 10 нчы июненә) Россия икътисадының яңа коронавирус йогышын профилактикалау чараларын уздырганда ярдәм таләп ителә торган тармаклары исемлегенә керә,

яки

номер фондларының саны 100дән артмаган кунакханәләрне, таудан чаңгы шуу трассаларын, комлыкларны үз эченә алган туристлык индустриясе объектлары исемлегенә керә (2020 елның 10 нчы июненә),

  • субсидия алучы – компания бетерелү процессында түгел, аңа карата банкротлык процедурасы кертелмәгән, Юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан субсидия алучыны алга таба төшереп калдыру турында карар кабул ителмәгән;

субсидия алучы – шәхси эшкуар субсидия алу датасына шәхси эшкуар буларак физик зат эшчәнлеген туктатмаган, салым органнары исәбеннән төшерелмәгән;

  • 2020 елның 1 нче июненә салымнар һәм иминият кертемнәре буенча түләнәсе түләүләр суммасы җыеп исәпләгәндә 3 мең сумнан артмый (салымнар һәм иминият кертемнәре буенча артык түләүләрне дә исәпкә алып).

Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында (https://www.nalog.ru/rn77/business-support-2020/subsidy/) әлеге субсидияне алу мөмкинлеген тикшереп карарга, шулай ук өстәмә аңлатмалар алырга була.


17
июль, 2020 ел
җомга

Конкурста катнашу өчен премиянең http://award.tourawards.ru/ рәсми Интернет-мәйданчыгында теркәлергә һәм материаллар: проектка тасвирлама (PDF форматы), проектның презентациясен (PDF форматы) һәм кирәкле кушымталарны (фото) урнаштырырга кирәк.

Идел буе федераль округыннан катнашучылар өчен гаризалар кабул итү вакыты – 20 сентябрьгә кадәр.

«Ел маршруты» Бөтенроссия туристлык премиясе турында барлык материаллар премиянең рәсми www.tourawards.ru сайтында һәм Facebook рәсми битендә — www.facebook.com/tourawards урнаштырылган. 

Тулырак мәгълүматны премиянең Башкарма дирекциясендә 8-960-115-75-24 яки 8-905-652-37-77 телефоннары буенча яки consul—biznes@regionpr.ru яисә kosyh_veronika@mail.ru электрон почталары аша белергә мөмкин.

«Ел маршруты» Бөтенроссия туристлык премиясе туристлык маршрутлары оештыру һәм аларны үстерү өлкәсендәге казанышлар өчен проектларның гавами россиякүләм конкурсы нәтиҗәләре буенча бирелә торган тармак бүләге буларак гамәлгә куелган. Премия 2014 елда гамәлгә куелган һәм үткәрелеп килә.

6 июльдә «Северный ветер» (Nordwind Airlines) авиакомпаниясе Иммануил Кант ватанына һәм илнең иң көнбатыш төбәгенә даими рәвештә пассажирлар йөртә башлаган. Казан – Калининград – Казан маршруты буенча рейслар атнага 2 тапкыр 189 утыргычка исәпләнгән Boeing 737-800 һава судноларында түбәндәге график буенча башкарыла:

• Казаннан пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә 12:00 сәгатьтә кузгалып китә, 13:55 сәгатьтә Калининградка килә;

* Калининградтан дүшәмбе һәм җомга көннәрендә 00:15 сәгатьтә кузгалып китә, 03:45 сәгатьтә Казанга килеп утыра.

Хәрәкәт графигында үзгәрешләр булырга мөмкин. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Калининградтагы вакыт Мәскәү вакытыннан 1 сәгатькә «калыша».

Әлеге расписание буенча очышлар программасы 2020 елның 23 октябренә кадәр планлаштырылган. Калининград һәм Калининград өлкәсе – чынлыкта Россиянең иң көнбатыш ноктасы, һәм инде моның шулай булуы гына да туристларда шактый кызыксыну уята. Калининград бер генә шәһәргә дә охшамаган. Аның бай тарихы, бер-берсенә бәйләнгән архитектура стильләре, диңгезнең якынлыгы – боларның барысы да шәһәргә аерым үзенчәлек бирә. Якын-тирә шәһәрләр танылган диңгез курортлары булып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International