Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясенә чит ил туристлары саны арттыруны тәэмин итүче оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтүгә федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслау турында» 2019 елның 30 апрелендәге 534 номерлы карары нигезендә 2020 елның 25 сентябренә кадәр субсидия алу өчен гаризалар кабул ителүе турында искәртеп узабыз.
Заявка бирергә мөмкин булган хисап чоры: 2019 елның 2 декабреннән 2020 елның 4 сентябренә кадәр.
Әлеге субсидиянең үзенчәлеге – килгән туристларның минималь саны булмау.
Игътибарыгызны аеруча еш бирелә торган сорауларга һәм еш таралган кимчелекләргә юнәлтәбез:
субсидия алу өчен туроператор 2 елдан артык вакыт эчендә өзлексез рәвештә читтән кертүле туризм өлкәсендә эшчәнлек алып барырга тиеш (туроператорларның бердәм федераль реестрында булырга тиеш); карарның 8 пунктында күрсәтелгән белешмәләрнең төп нөсхәләрен 2020 елның 25 сентябренә кадәр тапшырырга кирәк; хисап формасын һәм күмәк урнаштыру чарасыннан белешмә тутыруның төгәллеге (грамматика, пунктация, карарда бирелгән субсидия суммасын исәпләү, төн куну дәвамлылыгын исәпләү, раслый торган документлар исемлегенә төгәл күрсәтү).
Туризм буенча федераль агентлык белән килешү төзү тизлеген арттыру максатында, алдан ук «Электрон бюджет» программасында аккаунт һәм электрон санлы имза булуын тикшерергә киңәш итәбез.