ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  «Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау чаралары турында» 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына үзгәреш кертү хакында» 2020 елның 15 июлендәге 591 номерлы карары нигезендә түбәндәгеләрнең эшен яңарту рөхсәт ителә: • ачык һавадагы аттракционнар; • зоопарклар; • сәүдә залында мөмкин булган затларның чик санына карата таләпләрне үтәү шарты белән сәүдә үзәкләре; • кафе һәм рестораннар.


14
июль, 2020 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте диңгез һәм елга круизларын гамәлгә ашыручы Россия судно йөртү компанияләренә әлеге суднолар йөртү компанияләре тарафыннан Россия лизинг компанияләре белән төзелгән килешүләр буенча аларның чыгымнарын компенсацияләү максатында 2020 елда федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслаган (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 10 июлендәге 1793-р номерлы күрсәтмәсе, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Диңгез һәм елга круизларын гамәлгә ашыручы Россия судно йөртү компанияләренә әлеге суднолар йөртү компанияләре тарафыннан Россия лизинг компанияләре белән төзелгән килешүләр буенча аларның чыгымнарын компенсацияләү максатында 2020 елда федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслау турында» 2020 елның 10 июлендәге 1013 номерлы карары).

Әлеге максатларга Россия Федерациясе Хөкүмәте 320 млн. сум акча бүлеп биргән.

Шартлары:

оешманың төп ОКВЭД саны йә 50.10, йә 50.30, йә 79.1 булырга тиеш; судно Дәүләт суднолары реестрында / Россия халыкара суднолары реестрында теркәлгән булырга; лизинг түләүләре лизинг килешүе буенча башкарылырга; алынган субсидия оешма тарафыннан лизинг килешүе буенча чыгымнарны компенсацияләүгә күчерелгән булырга тиеш; оешманың салымнар, җыемнар, төрле штрафлар түләү буенча бурычлары юк; оешманың федераль бюджетка субсидияләр кайтару буенча түләү вакыты узган бурычлары юк; оешма үзгәртеп корылу, бетерелү процессында тормый, аңа карата банкротлык процедурасы кертелмәгән; оешма чит ил юридик заты булып тормый, шулай ук устав капиталында офшор зоналарында теркәлгән чит ил юридик затларының катнашу өлеше җыеп исәпләгәндә 50 проценттан артып китә торган Россия юридик заты булып тормаска тиеш.

Финанс ярдәме алу өчен гаризаларны Диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгына 15 августка кадәр тапшырырга кирәк. Түләү 11 марттан 31 декабрьгә кадәрге лизинг түләүләренең бөтен суммасына бер тапкыр бирелә.

Карар тексты, кирәкле документлар исемлеге һәм субсидия суммасын исәпләү формуласы белән «Файдалы мәгълүмат» – «Туристларга һәм туристлык базарында катнашучыларга ярдәм» бүлегендә танышырга мөмкин.


13
июль, 2020 ел
дүшәмбе

Быел ял итәр өчен кая барырга? Эчке туризмны үстерү өчен нинди кызыклы яңа юнәлешләр һәм инструментлар бар? 17 нче июльдә узачак түләүсез «Россия: Туризм-2020» россиякүләм туристлык онлайн-форумы спикерлары бу сорауларга җавап бирәчәк. Чараны Россия Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Туризм буенча федераль агентлык ярдәмендә «Синергия» корпорациясе оештыра. Synergy.Online платформасындагы трансляциядән илнең барлык территориясендә файдаланырга мөмкин. Карау өчен теркәлү яки авторизация таләп ителә. Форумның мондый программасы чарага кадәр берничә көн кала «Программа» платформасы бүлегендә басылачак.


10
июль, 2020 ел
җомга

Кремль яры буенда Самара фотографлары Андрей Востров һәм Валерий Безрученконың «Кош очкан биеклектән караганда, чыганагыннан тамак өлешенә кадәр – Идел» («Волга от истока до устья с высоты птичьего полета») дигән экспозиция эшли башлады, ул «Бөек Идел юлы» проекты кысаларында ачылган, илебезнең берьюлы 14 төбәгендә яшәүчеләрнең тарихын, мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен һәм диннәрен берләштерә. Хәзерге вакытта «Бөек Идел юлы» бренды белән 20дән артык төбәкара маршрут эшләнгән.

 Күргәзмә узган беренче шәһәр Самара каласы булган. Казаннан соң «Кош очкан биеклектән караганда, чыганагыннан тамак өлешенә кадәр – Идел» («Волга от истока до устья с высоты птичьего полета») күргәзмәсе Ульяновскка юл тотачак.


7
июль, 2020 ел
сишәмбе

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау чаралары турында» 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына үзгәреш кертү хакында» 2020 елның 27 июнендәге 538 номерлы карары тур операторларының федераль реестрына кертелгән юридик затка туризм продуктын гамәлгә ашыру кысаларында пассажирлар йөртүнең муниципаль заказларын үтәргә рөхсәт бирә. Әмма һәр пассажирда әлеге фактны раслаучы документ (документта маршрут һәм сәфәр көне турында мәгълүмат күрсәтелә) булырга тиеш – монысы мәҗбүр шарт.

 Раслый торган документ үрнәге «Файдалы мәгълүмат» – «Туристларга һәм туристлык базарында катнашучыларга ярдәм» бүлегендә урнаштырылган.


6
июль, 2020 ел
дүшәмбе

Яңа коронавирус йогышын профилактикалауга чыгымнарны компенсацияли торган субсидияне төп ОКВЭД номеры 55 яисә 86.90.4 булган күмәк урнаштыру чаралары, шулай ук санатор-курорт оешмалары алырга мөмкин.

Субсидия кече һәм урта эшкуарлык субъектларына бер тапкыр бушлай нигездә бирелә.

Гаризалар оешманың урнашу урыны буенча салым органына электрон формада, шәхси кабинет аша яки почта буенча җибәрелә.

Гариза бирү вакыты: 2020 елның 15 нче июленнән 15 нче августына кадәр.

6 нчы июль көнне, 14:00 сәгатьтә муниципаль районнарның җаваплы вәкилләре катнашында «Ял көннәренә 1001 ләззәт» тур продуктын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча онлайн-киңәшмә узачак. Тур продуктын гамәлгә ашыру теләге булган һәркемне киңәшмәдә катнашырга чакырабыз. Чарада катнашу турында, фамилия, исем, ата исеме, компаниянең атамасы һәм белешмә өчен телефон номерын күрсәтеп, Anastasia.Sofina@tatar.ru электрон почтасы аша хәбәр итүегез сорала.

 

 


1
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүмат куркынычсызлыгы өлкәсендә кадрларга булган ихтыяҗны билгеләү буенча сораштыру үткәрә.

Сораштыруның максаты – оешмаларның мәгълүмат куркынычсызлыгы өлкәсендә белгечләр белән тәэмин ителү һәм белем бирү оешмаларын тәмамлап чыккан белгечләр әзерлегеннән канәгатьлек дәрәҗәсен билгеләү, мәгълүмат куркынычсызлыгы өлкәсендә персонал сайлауда кыенлыкларны ачыклау һәм әлеге белгечләрнең санын үзгәртү буенча планнар төзү.

Сезне https://itsecurity2020.vcot.info/ сылтамасы буенча сораштыруда катнашырга чакырабыз. Анкета 2020 елның 15 нче июленә кадәр оешма җитәкчесе, персонал белән идарә итү бүлекчәсе җитәкчесе яки персонал белән идарә итү бүлекчәсендәге, кадрлар хезмәтендәге белгеч; башка бүлекчәләрдәге җитәкчеләр тарафыннан тутырылырга мөмкин


30
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген, 2020 елның 30 июнендә, Татарстан Республикасы Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясенең видеоязма режимында утырышы узды. Утырышта «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» Берлеге идарәсе рәисенең беренче урынбасары, Татарстан Республикасы Туризм буенча Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Артур Сергеевич Николаев, Казан дәүләт мәдәният институтының туризм кафедрасы доценты Марсель Мансур улы Хисмәтуллин, шулай ук Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты хезмәткәрләре катнашты.


29
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

29 июньнән туроператорлар, туристик продуктның федераль реестрына керүче юридик зат тарафыннан гамәлгә ашыру кысаларында муниципальара пассажирлар һәм багаж ташуны гамәлгә ашыру рөхсәт ителә. Әмма пассажирның маршрут һәм сәфәр датасы турында мәгълүмат күрсәтеп раслаучы документ булуы мәҗбүри шарт булып тора. Югарыда күрсәтелгән документ турында өстәмә мәгълүмат соңрак урнаштырылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International