«Ял көннәрендә 1001 ләззәт» проектына Татарстанның көньяк-көнчыгышына туризм маршруты өстәлгән

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

Төбәк кунакларына ике көн эчендә нефть объектлары күрсәтеләчәк — мәсәлән, «Татнефть» кадрлар әзерләү үзәге, анда «Тулы цикл процесслары фабрикасы»нда нефть чыгару һәм әзерләү процессы белән танышырга мөмкин. Икенче көнне Лениногорск районы нефть паркы-музеен карарга була, шулай ук Ромашкино ятмасында эшли торган гамәлдәге скважина һәм Татарстан нефтен ачучыларга монумент күрсәтеләчәк.

Буш вакытыгызда үз ихтыярыгызга карап шөгыль сайларга була: Шөгердә калып, «Ташландык штольнядан ничек чыгарга?» дигән квест узарга яки Әлмәткә барып, «Алсу» оек-оекбаш фабрикасы буйлап экскурсия узу мөмкинлеге бар. Этнография сөючеләрне «Чуаш туе» дип аталган йола бәйрәме көтә. Балалы гаиләләр Колшәрип авылындагы тәвә фермасы белән таныша алачак.

Исегезгә төшерәбез, «Ял көннәрендә 1001 ләззәт» проекты бер кешегә 2200 сумга төшә. Бу бәягә яшәү, иртәнге һәм ике төшке аш һәм ике экскурсия кертелгән.

«Ял көннәрендә 1001 ләззәт» программасына Татарстанның тугыз районы буенча маршрутлар кертелгән: туристлар Алабуга, Чистай, Спас, Кама Тамагы, Кукмара, Саба, Мамадыш, Балык Бистәсе, Арча районнары һәм Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары белән таныша ала.

Бронь алу турында барлык мәгълүматны visit-tatarstan.com сайтында табарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International