Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда Бөтендөнья туризм көненә багышланган Татарстан Республикасының туризм өлкәсе хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узды.
Туристлык буенча дәүләт комитеты үз һөнәри эшчәнлеген туризм белән бәйләгән һәм Татарстан Республикасының үсеше өчен хезмәт куйган кешеләрне тәбрикләде. Тантана Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Ивановның сәламләү сүзе белән башланып китте.
«Бу ел туризм тармагы өчен җитди сынау булды, әмма шуның белән бергә без кешеләрнең моңа кадәр җитәрлек игътибар бирелмәгән төбәкләргә баруын күрәбез. Республиканың туристлык тармагы катлаулы сынауны бик яхшы җиңеп чыкты дип саныйм. Сез тагын бер кат республиканың туристлык тармагы хезмәткәрләренең теләсә нинди шартларда да безнең кунакларның уңайлы һәм имин ялын тәэмин итәргә әзер булуын исбатладыгыз. Чын күңелдән сезгә хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә!»