ТУРИЗМ ӨЛКӘСЕНДӘ ГРАНТ ЯРДӘМЕ АЛУГА КОНКУРС ИГЪЛАН ИТЕЛДЕ

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

Туризм буенча федераль агентлык (Ростуризм) 2020 елның 22 сентябреннән эчке һәм чит ил туризмын үстерүгә грантлар алу өчен гаризалар җыя башлый.

Конкурска түбәндәгеләргә бәйле проектлар тәкъдим ителергә мөмкин:

- туристлык җиһазлары, модульле кунакханәләр, туризм буенча мәгълүмат үзәкләре, прокат пунктлары, туризм буенча күрсәтү һәм күңел ачу инфраструктурасы объектлары, ял итү һәм спорт инвентаре, шулай ук сәфәр катерлары, кар чаналары, мототехника, электромобильләр, микроавтобуслар, 6 утыру урыны булган җиңел автомобильләр сатып алу;

- маркалауны, навигацияне, куркынычсызлыкны тәэмин итүне, бүлеп бирелгән ял зоналарын оештыруны да кертеп, яңа туристлык маршрутлары оештыру;

- туристлык маршрутлары буенча аудиогидлар һәм мобиль кушымталар – юл күрсәткечләре эшләү;

- мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы туристлык мохите булдыру һәм аны җәелдерү, инклюзив туризмны үстерүгә этәргеч бирү (пандуслар, күтәрткеч җайланмалар, каршылыксыз мохит оештыру буенча яраклаштыру эшләре).

Грантның максималь суммасы – 3 000 000 сум.

Гаризалар җыю 2020 елның 8 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Конкурста катнашучы гариза составында Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимияте югары башкарма органының грант хисабына гамәлгә ашыру күздә тотылган чарага теләктәшлек булуын раслый торган гарантия хатын тапшырырга хокуклы. Теләктәшлек хатын алу өчен мөрәҗәгать үрнәге белән Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты сайтының «Эшчәнлек» – «Конкурслар» бүлегендә танышырга мөмкин. Теләктәшлек хаты алуга мөрәҗәгатьне 2020 елның 25 сентябренә кадәр Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты адресына җибәрергә кирәк.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат, кагыйдәләр һәм иң киң таралган сорауларга җаваплар конкурс сайтында урнаштырылган https://1619.tourism.gov.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International