Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Ивановның Бөтендөнья туризм көне белән котлавы

2020 елның 25 сентябре, җомга

Хөрмәтле коллегалар!

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты исеменнән һәм шәхсән үземнән республикабыз халкын һәм кунакларын, туризм индустриясе вәкилләрен, профильле югары уку йортлары мөгаллимнәрен һәм студентларын Бөтендөнья туризм көне белән котлыйм!

Быел без һөнәри бәйрәмебезне бөтен тармак өчен катлаулы вакытта билгеләп үтәбез. Әмма мин хәтта бу сынау чорының да яңа ачышлар һәм мөмкинлекләр вакыты булуын телим.

Бүген Россия халкы Европа илләре буенча сәяхәтләргә альтернатива буларак Татарстанга сәяхәт итүне сайлый, ә бер тапкыр бездә булып киткән кешеләр янә килә һәм дусларын да чакыра.

Боларның барысы да чын профессионаллар — республиканың туристлык тармагы хезмәткәрләре ярдәмендә мөмкин булды, алар безнең кунаклар өчен уңайлы һәм имин ял оештырырга әзер. Чын күңелдән сезгә хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә! Мин ышанам ки, без бергә барлык сынауларны да җиңәрбез.

 Татарстанның туристлык тармагы иң катлаулы вакытта да ресурслар табарга сәләтле икәнлеген инде берничә мәртәбә исбатлады. Әйтик, быел, пандемиягә карамастан, без республикада атна саен үткәрелә торган «Ял көннәрендә 1001 ләззәт» ял көне турларын башлап җибәрдек. Турлар сигез маршрутны, шул исәптән Болгар, Алабуга, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Чистай, Мамадыш, Байлар Сабасы һәм Кукмараны карарга мөмкинлек бирә. Кризиска каршы әлеге программа Татарстан буенча җирле халыкның шәхси сәяхәтен популярлаштыру өчен оештырылды, әмма башка төбәкләрдән килгән кунакларның да игътибарын җәлеп итә алды.

Туризм тармагының барлык хезмәткәрләренә һөнәри уңышлар һәм яңа казанышлар өчен – бетмәс-төкәнмәс энергия, ә туристларга якты хисләр һәм онытылмас тәэсирләр телим. Сәяхәтләргә булган омтылышыгыз беркайчан да сүнмәсен. Татарстанда очрашканчыга кадәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International