Татарстан Республикасы Туристлыкны үстерү үзәге кунакчыллык буенча видеодәресләр сериясен булдырган

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Туристлыкны үстерү үзәге, индустриягә ярдәм итү һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын арттыру максатында, кунакчыллык буенча видеодәресләр сериясен булдырган.

Роликлар, беренче чиратта, кече шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан туробъектлар персоналына, шулай ук хәзерге вакытта укытуны оештыру һәм кадрлар әзерләү мәсьәләсе аеруча актуаль булган кешеләргә файдалы булыр дип планлаштырыла.

15 видеодәрес барышында көндәлек тормышта персонал һәм турист тарый торган хәлләрдә: музейда аралашу, төрле категорияле кунаклар белән аралашу, телефон аша сөйләшү һәм низаглы хәлләрдән чыгу, кафе һәм ресторанда хезмәт күрсәтү, кунаклар урнаштыру һәм номердан чыгару кебек очракларда реаль лайфхаклар һәм чишелеш юллары, экскурсияләр үткәрү кагыйдәләре һәм куркынычсызлык нормалары тәкъдим ителә.

Моннан тыш, видеодәресләр арасында мәчет һәм чиркәүдә булу кагыйдәләре буенча ролик, шулай ук татар ашларын дөрес ашау буенча күрсәтмә дә бар.

«Без туристларның ихтыяҗларын анализладык һәм килгән туристларның күбесенең мәчеткә барганда нишләргә кирәклеген белмәвен ачыкладык, яисә еш кына рестораннарда, әйтик, милли камыр ризыкларын кул белән ашарга ярыймы, дигән сорау бирәләр. Безнең видеоинтенсивта бу сорауларга җавап табарга мөмкин», - дип сөйли Үзәкнең генераль директоры Дилбәр Садыйкова.

Видеодәресләр Туристлыкны үстерү үзәге каналында күрсәтелә.

Проект Президент грантлары фондыннан бирелгән Россия Федерациясе Президенты грантын кулланып тормышка ашырылган.

Элемтә өчен җаваплы зат: Елизавета +7 917 925 62 62, elizaveta@visit-tatarstan.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International