Хөрмәтле коллегалар, сезне 2020 елның 25 августында Пермь краеның туристлык ресурсларын тәкъдир итүгә чакырабыз. Пермь туроператорлары төбәкнең иң популяр туристлык юнәлешләрен күрсәтәчәк һәм көзге-кышкы сезонга Пермь крае буенча тәкъдим ителгән турлар турында сөйләячәк.
Үткәрү урыны – «АМАКС Сафар Отель»дәге «Алтын» конференцияләр залы (Казан шәһәре, Односторонка Гривки, 1). Чара 11.00 сәгатьтә башлана. Презентациядән соң кофе-брейк һәм коллегалар белән формаль булмаган аралашу мөмкинлеге булачак.
Керү – ирекле. Катнашучының фамилиясен һәм исемен, оешма атамасын һәм элемтә өчен телефон номерын күрсәтеп, info@visitperm.ru электрон адресына раслама җибәрүегез сорала. Катнашу мәсьәләләрендә элемтәгә керү өчен җаваплы зат – Ольга Грибова, тел. 7(342) 214-10-80.
Бүгеннән башлап «Ял көннәрендә 1001 ләззәт» программасы буенча турга 2 ял көне – шимбә һәм якшәмбедә генә түгел, ә атнаның теләсә кайсы көнендә дә барырга мөмкин.
Уңайлы даталарга тур алу өчен, программаны гамәлгә ашыручы туроператорларга мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез.
Туроператорларның тулырак маршрутлары һәм элемтә мәгълүматларын сез Татарстанның рәсми туристлык порталында таба аласыз: www.visit-tatarstan.com
Россия буенча турларга кэшбек кайтару рәвешендә эчке туристлыкны стимуллаштыру программасы 20 августтан 21 август төнендә старт ала һәм бер атна дәвам итәчәк, дип хәбәр итте дүшәмбе көнне Министрлар Кабинеты башлыгы Михаил Мишустин белән узган киңәшмәдә вице-премьер Дмитрий Чернышенко.
«Бу программа Мәскәү вакыты белән 00.00 сәгатьтә, 20 августтан 21 август төнендә башланып китәчәк. Ул нәкъ бер атна дәвам итәчәк һәм 28 август төнендә тәмамланачак. Программа туроператорлар хезмәтеннән файдаланучы туристлар өчен дә, мөстәкыйль сәяхәт итәргә яратучылар өчен дә исәпләнгән. Безнең исәпләүләргә караганда, анда 3 млн. тирәсе кеше катнашачак», — диде ул.
Чернышенко искәртеп узганча, программада катнашучы туристлар 5 меңнән 15 мең сумга кадәр акчаны кире кайтарачак, бу сәфәр бәясенең 20% тәшкил итә. Шул ук вакытта сәяхәтне ел ахырына кадәр кылырга кирәк. Программада Россиянең барлык төбәкләре дә катнаша, сезонда иң күп йөкләнгән берничә юнәлештә кэшбэк буенча 1 октябрьдән алып ел ахырына кадәр сәяхәт кылып булачак.
«21 августтан башлап 28 августка кадәр мирпутешествий.рф порталына керергә, анда тур яки 4 төннән артыграк яшәү өчен 25 мең сумнан югары бәяләнгән отель хезмәтләрен сайларга кирәк. Сәяхәт өчен «МИР» картасы белән түләргә генә кала. Программага 700дән артык туроператор һәм 3 меңнән артык кунакханә кушылган», — дип сөйләде вице-премьер.
Бүген Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре өчен Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе тарафыннан «Коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә дәүләт сәясәте» темасына әзерләнгән видеолекция күрсәтелде. Лектор – Рәхимов Салават Фоат улы, коррупциягә каршы тикшерүләр бүлегенең баш киңәшчесе, юридик фәннәр кандидаты. Семинар барышында Дәүләт комитеты хезмәткәрләренә хезмәт вазыйфаларын башкаруга бәйле беркетмә чаралары, хезмәт командировкалары һәм башка рәсми чараларга бәйле рәвештә алынган бүләкләрне кабул итү, тапшыру һәм сатып алу тәртибенә кагылышлы мәсьәләләр буенча мәгълүмат белешмәлеге таратылды.
Коррупция факторларын тикшерү, коррупциянең асылын һәм таралуын өйрәнү максатында, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты коррупция торышы турында җәмәгатьчелек фикеренә мониторинг үткәрә.
Сезгә он-лайн режимда сораштыру-анкета узарга тәкъдим итәбез: https://tourism.tatarstan.ru/opros-obshchestvennogo-mneniya-anketirovanie.htm
Әлеге тикшеренү коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген яхшыртуга, шулай ук коррупция күренешенә юлыккан гражданнар өлешен һәм җәмгыятьнең дәүләт хакимияте органы эшчәнлегенә ышаныч дәрәҗәсен ачыклауга юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Ульяновск өлкәсе массакүләм мәгълүмат чаралары өчен Татарстан Республикасының туристлык потенциалы турында интервьюлар сериясен үткәрде. Интервьюлар Идел буе федераль округы төбәкләренең туристик потенциалын үзара алга җибәрү буенча «Күршеләргә кунакка» программасы кысаларында узды, аның инициаторы – Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты.
Теләсә кайсы вакытта виртуаль сәяхәткә чыгып, Татарстан Республикасының төп җәяүле урамы буйлап йөреп керергә була. Бауман урамы, 49 адресы буенча урнашкан туристлык-мәгълүмат үзәге бинасында онлайн-камера урнаштырылган, ул хәзерге вакытта һава торышы һәм, тулаем, Казан үзәгендәге атмосфера турында күзаллау мөмкинлеген бирә. Өстәвенә, бу күренеш сәяхәт итү өчен илһам чыганагы да булып тора.
Татарстан Республикасының туристлык үзәкләрен әлеге проектка кушылырга һәм туристлар өчен тагын да ачыграк булырга чакырабыз.
Әлеге камерадан трансляцияләү YouTube аша Visit Tatarstan каналында гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты, Татарстан муниципаль районнары һәм республика туроператорлары белән берлектә, «Ял көннәрендә 1001 ләззәт» туристлык программасын 2020 ел ахырына кадәр озайтырга дигән карар кабул итте.
Моның сәбәбе – Татарстан Республикасында яшәүчеләр арасында әлеге программага карата кызыксыну хисләренең кимемәве: 2 ай эчендә генә дә 250дән артык сәфәр кылынган, тур башланырга берничә атна алдан бронь алып кую очраклары актив арта бара.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан буенча җирле халыкның шәхси сәяхәтен активлаштыру һәм популярлаштыру максатында оештырылган программа күрше төбәкләрдән, шул исәптән Башкортстан Республикасыннан, Ульяновск өлкәсеннән дә туристларны җәлеп иткән.
Исегезгә төшерәбез, «Ял көннәрендә 1001 ләззәт» дигән яңа туристлык программасы 2020 елның 1 июнендә Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты тарафыннан Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре һәм тур операторлары белән берлектә эшли башлаган иде.
Программа тәкъдим ителгән бер юнәлеш буенча бер кешегә 2200 сумлык бердәм бәядән 2 көнлек комплекслы тур булып тора.
Тур бәясенә түбәндәгеләр кертелгән: җирле кунакханәдә яшәү (ике урынлы бүлмәдә 1 төн), иртәнге аш, 2 төшке аш һәм 2 экскурсия.
«Ял көннәрендә 1001 ләззәт» программасына республиканың 8 муниципаль районы: Алабуга, Чистай, Спас, Кама Тамагы, Кукмара, Саба, Мамадыш, Балык Бистәсе маршрутлары керә.
Турларның программалары белән тулырак итеп Татарстан Республикасының рәсми туристлык порталында https://visit-tatarstan.com/, шулай ук «Ял көннәрендә 1001 ләззәт» программасын гамәлгә ашыручы тур операторлары сайтында танышырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау чаралары турында» 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертү хакында» 2020 елның 31 июлендәге 639 номерлы карары нигезендә 2020 елның 3 августыннан башлап, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсенә алдан ук, чараны уздырыр алдыннан кимендә җиде көн алдан язмача хәбәр итү шарты белән, бер үк вакытта иң күбе 50 кеше катнашында ачык мәйданчыкларда ял итү, күңел ачу, тамаша кылу, күргәзмә, агарту, реклама һәм башка төрле чараларны оештыру һәм уздыру рөхсәт ителә.
Моннан тыш, 2020 елның 3 августыннан башлап, иң күбе 50 кеше катнашында кинотеатрлар (кинозаллар), төнге клублар, балалар өчен уен бүлмәләре һәм күңел ачу үзәкләре эше рөхсәт ителә.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
1) «Татарстан Республикасында кая барырга теләр идем» темасына иң яхшы рәсем.
2) Иң яхшы мәдәни-танып-белү маршруты.
3) Туризм төрләре буенча иң яхшы экскурсия маршруты, түбәндәге бүлекләр буенча:
авылча туристлык маршруты;
этнотуристлык маршруты;
актив туристлык һәм ял маршруты;
гастрономик туристлык маршруты.
4) Туристлык өлкәсендә иң яхшы проект.
Конкурс проекты түбәндәге темаларның берсе буенча тапшырыла:
Татарстан Республикасы муниципаль районына туристларны җәлеп итү;
Татарстан Республикасының туристлык потенциалын алга этәрү;
Татарстан Республикасының туризм өлкәсен цифрлаштыру.
5) Иң яхшы видео-экскурсия.
Конкурс дүрт яшь төркемендә үткәрелә:
1) Башлангыч гомуми белем бирү оешмаларында белем алучыларның конкурс проектлары (1-4 сыйныф укучылары, 7-10 яшьлекләр).
2) Төп гомуми белем бирү оешмаларында белем алучыларның конкурс проектлары (5-8 сыйныф укучылары, 10-14 яшьлекләр).
3) Урта (тулы) гомуми белем бирү оешмаларында белем алучыларның (9-11 сыйныф укучылары) һәм һөнәри белем бирү оешмаларында укучыларның (15-18 яшьлекләр) конкурс проектлары.
4) Югары белем бирү оешмалары студентларының һәм эшләүче яшьләрнең конкурс проектлары (19-25 яшьлекләр).
Конкурс турында иң тулы мәгълүмат биредә урнаштырылган: https://tourism.tatarstan.ru/konkurs-puteshestvuy-k-istokam.htm