Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Сезне Карелия Республикасының туристлык мөмкинлекләрен зум-тәкъдим итү чарасына чакырабыз, ул 28 октябрьдә 14:00 сәгатьтә узачак.
Чарада катнашу өчен сылтама:
http://us04web.zoom.us/j/72285569104?pwd=c1BuWVVtdTlOcTVTWUdxK2pobHFXdz09
Конференциянең идентификаторы: 722 8556 9104
Керү өчен код: m9eHMF
Гаризалар 2021 елның 19 ноябренә кадәр кабул ителә.
Бәйге турында тулырак мәгълүмат биредә урнаштырылган: https://tourism.tatarstan.ru/respublikanskiy-konkurs-lider-turizma-2021.htm
Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Хакан Аксай белән очрашу уздырды. Әлеге очрашу барышында регионнарның туристик яктан җәлеп итүчәнлеге, транспорт белән үтү мөмкинлеге, туристлык потенциалы һәм үзара туристлык агымын арттыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, Измир Эгей диңгезе ярында, Төркиянең көнбатыш өлешендә урнашкан. Бу - Истанбул һәм Әнкарадан соң мәйданы буенча өченче урында торучы һәм илдәге иң әһәмиятле диңгез портларының берсе булып саналучы эре мегаполис.
Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Филиппинның Россиядәге Илчелек эшләрендә вакытлыча ышанычлы зат итеп билгеләнгән Роберт О.Феррер белән очрашты. Алар Россия-Филиппин хезмәттәшлеге кысаларында туризм өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты.
О.Феррер җитәкчелегендәге Филиппин делегациясе Казанга эш сәфәре белән килде. Кунаклар Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин белән очрашты, шулай ук алар республика ведомстволарында сөйләшүләр дә алып барачак.
2021 елның 21 октябрендә Kazan Palace by TASIGO кунакханәсендә WHERETOEAT TATARSTAN 2021 Ресторан премиясен тапшыру тантанасы булды. Тантананың өченче тапкыр үткәрелүе: WHERETOEAT TATARSTAN беренче тапкыр 2019 елда узды.
Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Ерлан Исканов белән очрашу уздырды. Әлеге очрашу барышында регионнарның туристик яктан җәлеп итүчәнлеге, транспорт белән үтү мөмкинлеге, туристлык потенциалы һәм үзара туристлык агымын арттыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, Ерлан Искаков 2021 елның сентябрендә Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы итеп билгеләнде
Бүген, ягъни 21 октябрьдә Казанда WHERETOEAT Tatarstan ресторан премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы узачак. Ул элеккечә Kazan Palace by Tasigo үтәчәк. WHERETOEAT Tatarstan премиясе 2019 елдан башлап уздырыла, ягъни быелгы тантана инде өченче тапкыр үтә.
WHERETOEAT Tatarstan 2021 тантанасында, традиция буенча, республиканың 50 иң яхшы рестораны исеме игълан ителәчәк, алар арасыннан унысы, ягъни тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйганнары бүләкләнәчәк. Шулай ук «Елның өлкән пешекчесе», «Ел сомельесы», «Ел бары» номинациясендә җиңүчеләр, «ММЧ сайлавы» һәм «Иң яхшы татар ашлары рестораны» махсус номинациясендә җиңүче ресторан бүләкләнәчәк. Ике премьера булуы да көтелә. Аларның берсе - «Төбәкнең гастрономик мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен» дип аталган бүләк. Аны Nespresso Professional тәкъдим итәчәк. Икенчесе - «Нетмонет» версиясе буенча ел официанты» (Мөхәррир өчен искәрмә: «Нетмонет» — хезмәт күрсәтү предприятиеләрендә акчалата булмаган чәйлекләр калдыру мөмкинлеген бирә торган хезмәт).
Татарстан һәм Үзбәкстан Республикалары арасындагы хезмәттәшлекне үстерү кысаларында, «Ефәк юлы» халыкара туристлык университеты (Сәмәрканд шәһәре) Татарстанның иң талантлы студентларын магистратура программалары буенча укырга чакыра.
Магистратура программалары буенча стипендия алуга гариза бирү өчен, үз кандидатураңны Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты адресына түбәндәге почтага җибәрергә кирәк: Anastasiya.Kaymanova@tatar.ru
(укыту инглиз телендә алып барыла)
22 октябрьдә республиканың көнчыгыш өлешендәге эшмәкәрләр өчен «Глэмпинг-Бизнес 2.0» белем бирү программасының беренче модуле башланып китә. Казан агломерациясе өчен Татарстанда экотуризмны һәм ял итү объектларын үстерү буенча «Глэмпинг-бизнес» белем бирү акселерация программасы беренче тапкыр быелгы язда узды.
Премия кысаларында «Эчке туризмны үстерү» дигән махсус номинация булдырылган, интернет-сервислар, мобиль кушымталар, заманча цифрлы технологияләр һәм туризм өлкәсендә платформа чишелешләре Премия лауреаты була ала.
Түбәндәге сайтта номинацияләрнең тулы исемлеге, кагыйдәләре белән танышырга һәм катнашу өчен гариза бирергә мөмкин: https://premiaruneta.ru к Гаризалар кабул итү 20 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, Рунет премиясен тапшыру тантанасы 7 декабрьдә булачак.