ТУРИЗМ ӨЛКӘСЕНДӘ РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕ ХӨКҮМӘТЕ ПРЕМИЯЛӘРЕНӘ ДӘГЪВА КЫЛУЧЫЛАР БӘЙГЕСЕН ҮТКӘРҮ ТУРЫНДА

2022 елның 11 гыйнвары, сишәмбе

Туризм өлкәсендәге Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе Россия Федерациясе гражданнарына туризм өлкәсендәге казанышлары өчен бирелә. Премияләрне алу өчен эшләр Федераль туризм агентлыгы каршындагы Туризм өлкәсендәге Россия Федерациясе Хөкүмәте премияләрен бирү буенча ведомствоара советка җибәрелә.

Эшләр 2022 елның 1 мартына кадәр кабул ителә. Бәйгедә катнашу тәртибе һәм шартлары турындагы мәгълүмат белән Федераль туризм агентлыгы сайтында яки түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин:

https://tourism.gov.ru/contents/Subyektam_turindustrii/o-provedenii-konkursa-na-soiskanie-premiy-pravitelstva-rossiyskoy-federatsii-v-oblasti-turizma-2021-goda/

Сораулар буенча +7 (495) 870-40-12 һәм +7 495 870-29-21 телефоннары аша элемтәгә керергә була

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International