Кешбэклы турлар сатуның яңа дулкыны башлана

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

Кешбэклы турлар сатуның яңа этабы 2022 елның 18 гыйнварында Мәскәү вакыты белән төн уртасында башланып китте. Ул 2022 елның 12 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Сәфәргә 18 нче гыйнвардан башлап 30 апрельгә кадәр (30 апрельне дә кертеп), круизга навигация башыннан алып май ахырына кадәр барырга була.

Туристлык кешбэгының яңа этабында 662 туроператор69 агрегат3329 урнаштыру чарасы катнаша. Туристлар өчен 2 миллионнан артык тәкъдим бар.

2022 елда, Туризм буенча илкүләм проект кысаларында, туристлык кешбэгы программасын гамәлгә ашыру өчен 5 млрд. сум акча каралган.

Программаның төп шартлары элеккегечә кала: туристның картасына тур яки яшәү бәясенең 20% ы кире кайта, ул иң күбе – 20 мең сумны тәшкил итәчәк. Сәфәр өчен онлайн рәвештә МИР картасы аша түләргә кирәк. Бер үк картадан берничә тур өчен түләргә мөмкин, аларның саны чикләнмәгән. Теләсә кайсы төбәккә барырга була. Программага сәфәр һәм 2 төннән башлап кунакханәдә яшәү тәкъдиме дә кертелә.

Туристларга уңайлы булсын өчен, Федераль туризм агентлыгы һәм Гомумроссия халык фронты туристлык кешбэгы программасы мәсьәләләре буенча шалтырату үзәге булдырды. Телефон номеры – 8-800-200-34-11. Линия Мәскәү сәгате буенча  08:00-20: 00 сәгатьләрдә эшли.

2020 елда Федераль туризм агентлыгы башлап җибәргән туристлык кешбэгы программасы моңарчы күрелмәгән ярдәм чарасы булып тора, аның ярдәмендә бер үк вакытта туристларга да, бизнеска да ярдәм итү мөмкинлеге бар. Әлеге чара бу тармакта иң нәтиҗәлесе дип табылган һәм, экспертлар бәяләвенчә, эчке туризмны торгызуга ярдәм иткән. 2021 ел башыннан 1,7 млн. га якын россияле бу программадан файдаланган, кунакханәләрдә яшәү һәм турларны кушып исәпләгәндә, алар барлыгы 34 млрд. сумнан артык акча сарыф иткән, 6,7 млрд.сум акча кешбэк рәвешендә аларның карталарына турыдан-туры кире кайтарылган.

Кунакханә-туристлык өлкәсендә катнашучылар, төбәк экспертларының күпчелеге бәяләвенчә, программа югары социаль-икътисади нәтиҗәлелек биргән:

- элегрәк ил эчендә ял итәргә планлаштырмаган яңа туристларны җәлеп иткән. Эксперт нәтиҗәләре буенча, төп туристлык кешбэгыннан файдаланган туристларның кимендә 50%ы ил буенча сәфәрләргә программа ярдәмендә генә барырга карар кылган;

балалары булган гаиләләр өчен ил буйлап сәяхәт итү мөмкинлеген арттырган. Уртача алганда, Программа буенча һәр транзакциягә 2,2 кеше туры килә – аларның 25 проценты балалар;

- төбәк икътисадларына сизелерлек дәрәҗәдә уңай йогынты ясаган. Программаны гамәлгә ашыру өчен төбәкләргә, туристлар агымы түбән булган чорда, туры һәм турыдан-туры булмаган нәтиҗәлелеккә ия 70 млрд. сумга якын акча бүлеп бирелә. Шул ук вакытта яңа эш урыннары да булдырыла;

- «пляжсыз» юнәлешләргә һәм сәяхәт төрләренә – экотуризм, актив ял, круизлар, мәдәни-танып-белү сәфәрләре һ. б. ихтыяҗ арткан. Элек бәяләре югыры булган Ерак Көнчыгыш, Себер, Россиянең төньягы һәм Арктика һ.б. кебек юнәлешләр зур популярлык казана. Төбәккә карап, популярлык үсеше 5 тән 40 процентка кадәр арта;

 - туристлар агымы аз булган гадәти чорда инфраструктура үзгәрешсез торганда, турисларны җәлеп итүчәнлекне арттырырга һәм эш урыннарын саклап калырга ярдәм иткән. Шулай итеп, төбәкләр бәяләвенчә, язын һәм бәрхет сезонында (сентябрь-октябрь айларында) кунакханәләрне броньлау дәрәҗәсе 80% артып киткән. Бу Программа белән дә бәйле, ел әйләнәсендә төрле юнәлешләрдәге, шул исәптән Россиянең көньягындагы ялларны оештыру өчен дә мөһим булып санала;

- кече һәм урта бизнеска ярдәм итә: Программа барышында (176 көн дәвамында) сатылган турларның күләме әлеге предприятиеләрнең еллык әйләнешенә тигез була;

- Россиянең төп диңгез һәм елга маршрутлары буенча круиз туризмы башланып китә. Круиз кампанияләре бәяләве буенча, круиз турларына ихтыяҗ, пандемиягә кадәр булган күрсәткечләр белән чагыштырганда, 30 процентка арткан, шуңа бәйле рәвештә өстәмә маршрутлар эшли башлаган һәм навигация сезонының вакыты арттырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International