Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Ивановның Яңа ел белән котлавы

2021 елның 31 декабре, җомга

Хөрмәтле дуслар!

Республика халкын һәм килгән кунакларны, туризм индустриясенең барлык вәкилләрен якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!

Бу ел кризислы вәзгыятьтән чыгу елы булды һәм Татарстан Республикасының  туризм өлкәсендәге һәр вәкилнең бердәм команда эше нәтиҗәсендә тармак баскан урынында чыдап кына калмыйча, уңышлы үсеш юлын дәвам да иттерә алды. Моңа Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы ярдәме дә өлеш кертә.

Быел Казанны Россиянең гастрономия башкаласы итеп таныдылар!

Сентябрьдә Мәскәүдән субсидияләнгән чартер рейслары программасына старт бирелде – Татарстан турбизнесы өчен бу Россия туристлары белән эшләүнең яңа форматы, ул үсеш перспективаларын ачып җибәрә.

Глэмпинглар үсә, һәм республикада әлеге ял төрен үстерү өчен потенциал бик зур дип әйтергә мөмкин. 2021 елда Татарстан Республикасы территориясендә глэмпингларны үстерүгә бәйле 10 проект Туризм буенча федераль агентлыктан грант ярдәме алды.

Тарихта беренче тапкыр EuroSkills Graz 2021 һөнәри осталык бәйгесе буенча «Кунакханә белән идарә итү» юнәлешендә алтын медаль иясе булган Сагдиана Рөстәмованы тагын бер кат тәбрик итәсе килә.

Эчке туризм буенча «Ял көннәрендә 1001 ләззәт» программасы үсә. Быел программага Алексеевск районы кертелде.

Иске елны озатып, туризм тармагының барлык вәкилләренә башкарган эшләре өчен зур рәхмәт әйтәсем килә! Безнең берләшүебез, гомуми максатларда ышанычлы булуыбыз – иң мөһиме, эшебездә һәм планнарыбызны тормышка ашыруда ярдәм итә.

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә туризмның бөтен тармагына ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бу – туризмда кэшбек программасы, ул Россия халкына үзе өчен илне ачарга ярдәм итте, һәм илкүләм проектны эшләтеп җибәрү, һичшиксез, туризм өлкәсен бөтенләй яңа, югары дәрәҗәгә чыгарырга ярдәм итәчәк.

Эшегез һәм аны үтәүдә җаваплы булганыгыз өчен, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының бөтен командасына аерым рәхмәт белдерәсем килә.

Әлбәттә, сәяхәтләре өчен Татарстан Республикасын сайлаган туристларга да зур рәхмәт! Без һәр кунакка шат һәм сез моны сизәсездер, дип ышанабыз!

Киләсе Яңа 2022 ел белән! Киләсе ел бәхет, шатлык һәм күп кенә яңа ачышлар китерсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International