«Елның иң яхшы вакыйгасы» бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

Бәйге Россия Федерациясе төбәкләрендә вакыйгалы туризм өлкәсендәге иң уңышлы проектларны ачыклауга, турбизнеста катнашучылар һәм туристларның әлеге проектлар һәм территорияләр белән кызыксынуын формалаштыруга, шулай ук аларны үстерүгә юнәлдерелгән. «Елның иң яхшы 50 вакыйгасы» статусына ия булучылар февраль аенда игълан ителәчәк.

Вакыйгаларны сайлаганда, аларның уздырылу даимилеге, кайсы сезонга туры килүе, таралыш өлкәсе һәм инфраструктураның алга китеше, шулай ук транспорт белән тәэмин итү һәм кунакларны урнаштыру мөкинлеге дә исәпкә алыначак.

«Елның иң яхшы 50 вакыйгасы» статусына ия булучылар февраль аенда игълан ителәчәк. Бәйге 2 этапта узачак:

👉EventsInRussia.com порталында тавыш бирү

👉эксперт комиссиясе эше.

Гаризалар электрон рәвештә оешмаларның шәхси кабинетлары аша http://pro.nbcrs.org системасында 28 гыйнварга кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International