18 гыйнварда туристик кэшбек программасының чираттагы этабы башлана

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

РФ Хөкүмәте Россия буенча сәяхәтләр программасын гамәлгә ашыруны дәвам итә, һәм киләсе елга туризм буенча Илкүләм проект кысаларында бу максатлар өчен 5 млрд.сум акча каралган. 2022 елның 18 гыйнварында сатуларның бишенче этабы башланып китә, ул 12 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Шартлар элеккегечә: туристның картасына тур яки яшәү бәясенең 20% ы кире кайта, ул иң күбе – 20 мең сумны тәшкил итәчәк. Мир картасы белән түләргә кирәк булачак. Бер үк картадан берничә тур өчен түләргә мөмкин, аларның саны чикләнмәгән. 18 гыйнвардан алып 30 апрельгә кадәр төрле төбәкләргә барырга мөмкин булачак. Шул ук вакытта, диңгез сәяхәтенә навигация башыннан алып 1 июньгә кадәр барырга була. Программага сәяхәт һәм 2 төннән башлап кунакханәдә яшәү керә.

2020 елда Федераль туризм агентлыгы башлап җибәргән туристик кешбэк программасы – моңарчы булмаган ярдәм чарасы. Ул бер үк вакытта туристларга да, бизнеска да ярдәм итә. Әлеге чара бу тармакта иң нәтиҗәлесе дип табылган һәм, экспертлар бәяләвенчә, эчке туризмны торгызуга ярдәм иткән. 2021 ел башыннан 1,7 млн.га якын россияле бу программадан файдаланган, кунакханәләрдә яшәү һәм турларны кушып исәпләгәндә, алар барлыгы 34 млрд. сумнан артык акча сарыф иткән, 6,7 млрд.сум акча кешбэк рәвешендә аларның карталарына турыдан-туры кире кайтарылган.

Кунакханә-туристлык өлкәсендә катнашучылар, төбәк экспертларының күпчелеге бәяләвенчә, әлеге Программа югары социаль-икътисади нәтиҗәлелек биргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International