Республика халкы һәм кунаклары өчен Татарстан Республикасындагы яңа ел чараларына нәтиҗәләр

2022 елның 11 гыйнвары, сишәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстан Республикасына 140 000 турист килә.

Кунакларны бәйрәм көннәрендә кабул итү өчен республикада 308 классификацияләнгән кунакханә, хостел, шифаханә һәм ял базалары эшли. Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы кунакханәләре ассоциациясе мәгълүматлары буенча, 31 декабрьдән алып 2 гыйнварга кадәр вакыт аралыгында кунакханәләр 79 процентка, 2022 елның 2 гыйнварыннан алып 9 гыйнварына кадәр вакыт аралыгында 90 процентка тула.

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Яңа Кырлай авылында урнашкан  Кыш Бабай резиденциясенә сәяхәт итү дә Татарстан халкы һәм кунаклары арасында ел саен зур кызыксыну тудыра. 30 декабрьдән алып 9 гыйнварга кадәр резиденция 3000 кунак кабул итә. Кунаклар саны күбрәк тә була алыр иде, әмма бу сан резиденция мөмкинлекләре һәм коронавирус инфекциясе чикләүләре белән бәйле. Өстәвенә, Яңа елга кадәр резиденциягә, гадәттә, 70% балалар һәм 30% өлкәннәр килә, ә 1 гыйнвардан соң пропорция киресенчә үзгәрә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 елда резиденция Федераль туризм агентлыгы грантын ота. Федераль акчалар хисабына керү өлеше яңартыла, Аджаха еланы өчен яңа кыя төзелә, тәмле коймак һәм чәй белән сыйланырга мөмкин булган яңа бәйрәм сарае – чатыр ачыла. Яңа селфи нокталары һәм Кыш бабайның йокы бүлмәсе интерьеры эшләнә.

31 декабрьдә «TUI Россия» туроператорының Яңа ел чартер программасы башлана. Яңа ел каникуллары чорында программадан 798 кеше файдалана. Турларның бәясе бер кешегә 14 399 мең сумнан башлана.

Исегезгә төшерәбез, Мәскәүдән Казанга чартер рейслары чылбырын туроператор 2021 елда Федераль туризм агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән оештырып җибәргән иде. Беренче этап 13 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр дәвам итте, кышкы программада 31 декабрь, 3 гыйнвар, 6 гыйнвар көннәрендә өч рейс һәм 9 гыйнварда читкә чыгару рейсы ясалды.

TUI ның эчке юнәлешләрдәге һава юлларында пассажираларны йөртүне субсидияләү программасында катнашуы нәтиҗәсендә, турларның бәясе 50% киметелде. Барлык рейсларның да тулы булуын билгеләп үтәргә кирәк.

Экскурсия турларын броньлаган туристларның күпчелек өлеше бай эчтәлекле программаларга өстенлек биргән, бу исә Татарстанның истәлекле урыннары белән якыннан танышуга кызыксыну барлыгын күрсәтә. Моны өстәмә экскурсияләргә булган ихтыяҗ статистикасы да раслый. «Казанның Яңа ел чыршылары»на һәм Зөя утрау-шәһәрчегенә сәяхәтләр экскурсияләр арасында иң популярлары булып тора. Заказ бирелгән өстәмә хезмәтләрнең гомуми күләме яссылыгында алар 80% тәшкил итә, Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясенә экскурсияләр, шулай ук Раштуада Раифа монастырена бару якынча 12% тигез һәм популярлыгы буенча икенче урында тора.

Шулай ук яңа ел бәйрәмнәрендә Казан «Идел буенда күңелле яллар» программасы буенча өч чартер туристлар поездын кабул итте. Бу эчке тимер юл туризмы проекты 2021 елда барлыкка килә һәм шунда ук зур популярлык казана. 2 гыйнвардан алып 6 гыйнварга кадәр Идел буе башкалалары буйлап супер-круиз ясарга мөмкин була. Һәр шәһәрдә, шул исәптән, Казанда да, яңа ел программасы үткәрелә, тәмле ризыклар, мастер-класслар тәкъдим ителә. Өлкәннәр өчен тур бәясе – 9 990 сум, 5-10 яшьлек балалар өчен 6 540 сумга тигез. Татарстан башкаласы бу программа буенча Идел буе федераль округы шәһәрләреннән – Ижау, Самара, Ульяновск, Оренбург, Пенза һәм Сарансктан барлыгы 514 кешене кабул итә.

Язма ахырында тагын бер кат исегезгә төшерәбез: 2022 елның 18 гыйнварыннан туристик кешбэкның яңа этабы башлана. Россия Федерациясе Хөкүмәте Россия буенча сәяхәтләр программасын гамәлгә ашыруны дәвам итә, туризм буенча Илкүләм проект кысаларында 2022 елга моның өчен 5 млрд.сум акча бүленеп бирелә.

Сатуларның бишенче этабы 12 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Туристик кэшбекның яңа этабы кышкы айларга һәм язгы сезонга туры килә. Бу – шифаханәләрдә, тау чаңгысы курортларында ял итү, туристик сезондагы тыныч шартларда, Россия һәм Татарстанның тарихи һәм мәдәни үзәкләрендә булу өчен менә дигән чор. Шартлар элеккегечә: туристның картасына тур яки яшәү бәясенең 20% ы кире кайта, ул иң күбе 20 мең сумны тәшкил итәчәк. Хезмәт өчен «МИР» картасы аша түләргә кирәк. Бер үк карта аша берничә тур сатып алырга мөмкин, аларның саны чикләнмәгән. 18 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр теләсә кайсы төбәккә барырга була (тик сәяхәтне 12 апрельгә кадәр броньларга һәм аның өчен түләп куярга кирәк). Шул ук вакытта, диңгез сәяхәтенә навигация башыннан алып 1 июньгә кадәр барырга мөмкин. Программага сәяхәт һәм 2 төннән башлап кунакханәдә яшәү кертелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International