Казанга Мәскәүдән яңа елга туристларның чартер рейсы килде

2021 елның 31 декабре, җомга

31 декабрьдә Казанның Габдулла Тукай исемендәге аэропортында TUI Россия туроператоры тарафыннан Туризм буенча федераль агентлык (Ростуризм) һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә оештырылган Мәскәүдән яңа ел чартер рейсы төпләнде.

Яңа ел рейсы 100 дәрәҗәсендә йөкләнгән иде. Мәскәүдән 219 туристны Кыш Бабай һәм Шүрәле каршы алды. Бу «Ямал» авиакомпаниясе тарафыннан башкарылган беренче рейс, алдагы даталар – 3, 6 һәм 9 гыйнвар. Татарстан Республикасына турлар бәясе бер кеше өчен 14,4 мең сумнан башлана.

Исегезгә төшерәбез, бу туроператорның икенче чартер программасы. Мәскәүдән беренче чартерны Татарстан башкаласында 2021 елның 13 сентябрендә каршы алдылар. Ул вакытта бортның йөкләнеше 95 дәрәҗәсендә иде. 

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов программага ихтыяҗ булуы турында болай дип ассызыклады: «Чартерлар белән Россия буенча сәяхәт форматы үзгәрде, элек бу чит ил өчен актуаль иде, хәзер барысы да үзгәрде, бу – сизелерлек экономия. Өстәвенә, оештырылган трансфер, программа. Туристларга берни турында да борчылырга кирәкми, барысын да туроператор кайгырта». 

Сергей Иванов сөйләгәнчә, тур кысаларында мәскәүлеләр бәйрәмчә бизәлгән Казанны күрәчәк, аларны шәһәрнең тарихи өлеше белән таныштырачаклар, шәһәр читендәге объектларны, Татар Кыш Бабае биләмәсен һәм башка бик күп нәрсәләрне күрсәтәчәкләр.

«Мәскәүдән килгән кунаклар безнең кунакчыллыкны күрерләр һәм «1001 ләззәт» алырлар дип өметләнәбез», – диде Дәүләт комитеты рәисе.

 Чартер программа Казан-Мәскәү юнәлеше буенча да эшли. Бу чартерда пакет турларының бәясе – бер кеше өчен 19,5 мең сумнан башлана. Татарстан кунакларына башкалада экскурсия программалары тәкъдим ителә. Алар арасында Мәскәү Кремле буйлап экскурсия, Мәскәү елгасы буйлап «Рэдиссон» флотилиясе яхтасында йөрү, Сокольники паркы буенча «Яңа ел әкияте иленә сәяхәт» экскурсиясе, чыршы уенчыклары музей-фабрикасында булу, «Тайна и легенда ВДНХ» җәяүле экскурсиясе, «Минем Яңа ел башкалам» автобус-җәяүле экскурсиясе, Мәскәү Кремлендә булу һәм башкалар бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International