«SunnyФЕСТ» Бөтенроссия креатив чаналар фестивале катнашучыларны терки башлады

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

«SunnyФЕСТ» Бөтенроссия креатив чаналар фестивале катнашучыларны терки башлады.

 Быел 5 февральдә Татарстан Республикасының Мамадыш шәһәрендә 6 нчы тапкыр «SunnyФЕСТ» Бөтенроссия креатив чаналар фестивале узачак.

 Русь һәм Россиядә традицион чаналарда шуу традициясе булуга да карамастан, «SunnyФЕСТ» фестивале искергән күренешләрне кабул итми.

 Шәһәр үзәгендә 3 метр биеклектәге тау булдырыла, боз трассасының озынлыгы 450 метрга җитә. Дистанцияне яулап алу җиңел түгел – мич, мунча, автомобиль, танк рәвешендәге кулдан ясалган чаналар кайчагында тизлекне саклый алмыйча, кюветка төшеп китә, кызу бармый, ә бәлки әкерен хәрәкәтләнә, тамашачылар өчен күп нәрсәгә әзер булган күңелле пассажирларны төшереп калдыра.

Әгәр экстрим кызык түгел икән, сез ярминкә, дегустация, төрле фотозоналар, спорт уеннары, чаналар күргәзмәсе, концертка рәхим итә аласыз. Әмма бәйрәмдә штурман яки пилот сыйфатында булу, ягъни чаналарда йөрү, һичшиксез, кызыграк. Фестивальнең беренче елында 15 команда катнашса, 2021 елда бу сан 52гә җитә.

Фестиваль катнашучы командаларны теркәүне башлап җибәрде!

Гаризаны түбәндәге сылтама буенча бирергә мөмкин: https://sunny-fest.ru/podat-zayavku/

Тулырак мәгълүматны https://sunny-fest.ru/ сылтамасы буенча алырга була.

VK челтәрендә «SunnyФЕСТ»: VK: https://vk.com/sunny.fest

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International