Бәйге турында тулырак мәгълүмат түбәндәге сылтама буенча тәкъдим ителә: https://tourism.tatarstan.ru/xii-respublikanskiy-konkurs-puteshestvie-k.htm
11 нче октябрьдән 14 нче октябрьгә кадәр Татарстан Республикасында Туту.ру сәяхәтләрне броньлау буенча онлайн-сервис өчен «Разведка хисабы» дип исемләнгән тревэл-шоу төшерелде.
Бу Туту.ру командасының авторлык блогы, ул YouTube медиаплатформасында чыга. Проектның максаты - Россия гражданнарын күрше регионнарга һәм тулаем Россия буенча сәяхәтләргә җәлеп итү.
Татарстанда кино төшерү төркеме республиканың Зөя утрау-шәһәре, Иннополис шәһәре, Казан Кремле, Барлык диннәр гыйбадәтханәсе, Татарстан Республикасының Милли музее кебек әһәмиятле объекталарында булды. Шоуның төп темаларының берсе - сәнәгать туризмы. Программага Яр Чаллыдагы «Камаз» заводы, Кукмарада урнашкан «Kukmara» металл савыт-сабалар заводы һәм Кукмара киез-басу комбинатында төшерелгән моментлар да кергән.
Сюжет «Разведка хисабы» каналында https://www.youtube.com/watch?v=kQ_6ZkXPOQ8 декабрь аенда чыгачак.
2021 елның 21 октябрендә онлайн форматта студентларның «Киләчәк туризмы – туризмның киләчәге» Беренче халыкара туристлык конгрессы узачак.
turcongress.online сайтында Конгресста катнашу өчен теркәлергә һәм аның программасы белән танышырга мөмкин.
Конгресс Россия Федерациясенең Фән һәм югары белем министрлыгы, Туризм буенча федераль агентлык, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, Рус география җәмгыяте, Кунакчыллык индустриясенең илкүләм берлеге һәм «Кунакчыллык осталары» ярдәме белән оештырыла.
TUI туроператоры 2021 елның җәйге сезонында чартер очышларының географиясен киңәйтте, ассортиментка очышларның Мәскәүдән Сахалинга, Төмән өлкәсенә һәм Татарстанга булган шундый программаларын өстәде.
TUI Россия мәгълүматлары буенча «Татарстан: 1001 ләззәт» программасы нигезендә 2021 елның 13, 17, 21, 25, 29 сентябрь һәм 3 октябрь көннәрендә барлыгы 6 рейс ясалган. Чартер рейсларының уртача 95% өлеше тулган
Чартер программасы хезмәтеннән 1012 кеше файдаланган. Туристларга махсус чартер программасы өчен эшләнгән «Сәлам, Казан» экскурсия турларының «Лайт», «Стандарт» һәм «Макси» дип аталган өч төре, «Казанда тәмле!» гастротуры һәм Татарстан буенча гранд-тур хезмәтләре, шулай ук сити-тур һәм авиабилетлар программасы буенча кунакханәләрне сайлауның зур мөмкинлеге тәкъдим ителде.
Хәзерге вакытта TUI Россия туроператоры Казанга даими рейслар базасында турлар тәкъдим итә, шулай ук очыштан башка гына тур сатып алу һәм җир өсте хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеге дә бар.
7 октябрьдә ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты, Татарстан митрополиясе, Казан шәһәренең туризмны үстерү комитеты, Татарстан Республикасы Милли музее һәм «Татарстан Республикасы экскурсоводлар гильдиясе» ассоциациясенең уртак киңәшмәсе булды. Анда Казан Изге Ана иконасы соборы территориясендә сыйфатлы экскурсияләр уздыруны тәэмин итү белән бәйле мәсьәләләр каралды.
Киңәшмәдә укуларны ике форматта үткәрү турында карар кабул ителде.
Беренче формат буенча экскурсоводлар бушлай укый, аннан соң Казан Изге Ана иконасы соборы турында мәгълүматны ныгыту буенча тест үткәрелә. Тестны уңышлы тапшырган очракта, экскурсоводларга Собор территориясендә күзәтү рәвешендәге экскурсияләр үткәрү мөмкинлеге бирелә.
Икенче формат Казан Изге Ана иконасы соборы тарихы буенча тирәнрәк белем алырга теләүче экскурсоводлар өчен каралган. Алар өчен Татарстан Республикасы Милли музее базасында Татарстан метрополиясе белән берлектә түләүле курслар оештырыла. Тирәнтен белем алган барлык экскурсоводларны да Епархия изге дип саналган урыннарга экускурсияләр оештыручылар исемлегенә кертә.
Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетында дәүләт программаларын үстерү һәм гамәлгә ашыру бүлегенең әйдәп баручы консультанты Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасына билгеләнү өчен бәйге игълан ителде.
Бәйгедә катнашу өчен документлар 2021 елның 12 октябреннән 1 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының эш көннәрендә (9.00-18.00 сәгатьләрдә) кабул ителә. Бәйге 2021 елның 17 ноябрендә узар дип көтелә.
Бәйгене үткәрү тәртибе турында өстәмә мәгълүмат алу өчен Дәүләт комитетының кадрлар һәм юридик эш бүлегенә (843) 222-90-29, 222-90-27 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Үткәреләчәк бәйге турында тулырак мәгълүмат Дәүләт комитеты «Кадрлар сәясәте» бүлегенең рәсми сайтында урнаштырылган.
Татарстан Республикасы туристлары һәм кунаклары игътибарына!
Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.
2021 елның 11 октябреннән Татарстан Республикасында ковидка каршы өстәмә чикләү чаралары кертелде.
ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә
COVID-19 инфекциясенә каршы вакцинация ясатуны раслаучы гамәлдәге QR-кодларны яки соңгы алты ай эчендә авырганлык турында белешмәләрне КҮРСӘТМИЧӘ дә, түбәндәге гамәлләрне үтәүгә РӨХСӘТ БИРЕЛӘ:
1. Кунакханәләргә, шул исәптән, хостелларга урнашырга була.
2. Кунакханәгә урнашучылар кунакханәнең барлык инфраструктурасынан (рестораннар, кафелар, фитнес-үзәкләр, бассейннар һ.б.) файдалана ала.
3. Аерым гына да, шулай ук туристлар төркеме составында да барлык мәдәният объектларына да (музейларга, күргәзмәләргә) барырга була.
4. Экскурсия программалары үткәрергә мөмкин.
5. Халык залларның 50%тан да артык өлешен тутырмаган, ләкин 500 дән артык кеше җыелмаган очракта, театр, кинотеатр (кинозал), цирк, концерт залларына керергә мөмкин. (Шартларны һәр объектта ачыклагыз).
6. Тамаша урыннарының 50%тан да артык өлеше тутырылмаган, ләкин 500 дән артык кеше җыелмаган очракта, рәсми спорт һәм физкультура, тамаша-күңел ачу, мәдәни чаралар уздыру рөхсәт ителә. (Шартларны һәр объектта ачыклагыз).
7. 18 яшькә кадәрге барлык затларга да COVID-19 инфекциясенә каршы вакцинация ясатуны раслаучы гамәлдәге QR-кодларны яки соңгы алты ай эчендә авырганлык турында белешмәләрне күрсәтү кирәкми.
Түбәндәге объектларга КЕРГӘНДӘ, COVID-19 инфекциясенә каршы вакцинация ясатуны раслаучы гамәлдәге QR-кодларның яки соңгы алты ай эчендә авырганлык турында белешмәләрнең БУЛУЫ МӘҖБҮРИ:
1. Җәмәгать туклану объектларына кергәндә, спорт үзәкләрендә, йөзү бассейннарында, фитнес-үзәкләрдә, аквапаркларда хезмәт күрсәтелгәндә, сәүдә, сәүдә-күңел ачу үзәкләренә кергәндә һәм анда булу вакытында.
2. Халык залларның 70%тан да артык өлешен тутырмаган очракта, театр, кинотеатр (кинозал), цирк, концерт залларына керергә мөмкин. (Шартларны һәр объектта ачыклагыз).
3. Тамаша урыннарының 70%тан да артык өлеше тутырылмаган очракта, рәсми спорт һәм физкультура, тамаша-күңел ачу, мәдәни чаралар уздыру рөхсәт ителә. (Шартларны һәр объектта ачыклагыз).
4. 65 яшьтән узган барлык затларга да COVID-19 инфекциясенә каршы вакцинация ясатуны раслаучы гамәлдәге QR-кодларны яки соңгы алты ай эчендә авырганлык турында белешмәләрне күрсәтү кирәк.
Мәгълүмат Татарстан Республикасының оператив штабыннан яңа коронавирус инфекциясен кертү һәм таратуны кисәтү буенча өстәмәләр кергән саен яңартылып торачак
Гаризалар 2021 елның 20 октябренә кадәр кабул ителә.
Бәйге турында тулырак мәгълүмат түбәндәге сылтама буенча тәкъдим ителә: https://tourism.tatarstan.ru/xii-respublikanskiy-konkurs-puteshestvie-k.htm
7-9 октябрьдә Пермьдә Russian Event Awards вакыйгалы туризм өлкәсендә Идел буе һәм Урал федераль округларының X Илкүләм премиясе төбәк этабы финалы узды. Премиянең илкүләм финалына чакырылган лауреатлар исемлегенә Зөядәге «Халык көймәсе» Идел традицион яшәү рәвеше һәм һөнәрчелек фестивале («Иң яхшы этномәдәни вакыйга» номинациясендә 2 урын), шулай ук Казаннан «Кунакчыллык йолдызлары» һәм «КышДаКар-фест 2020» проектлары да кертелде.
Премиянең финалы 15-17 ноябрьдә Ульяновскида узачак. Катнашучыларга уңышлар телибез!
Бүген Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Балахонцева WorldSkills «Яшь профессионаллар» милли чемпионаты һәм EUROSKILLS GRAZ 2021 һөнәри осталык буенча Европа чемпионатында җиңүче Сагдиана Рөстәмова белән очрашты. Ул җиңүчегә Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.