9 апрельдә Мәскәүдә WHERETOEAT Russia2024 премиясен тапшыру тантанасы узачак, аның барышында Россиянең иң яхшы 100 рестораны рейтингы игълан ителәчәк. Рейтингның иң югары урыннарын алган ун учреждение югары бүләкләр алачак.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында 262 экскурсовод аттестация узган, 2023 елда 231 экскурсовод, ә 2024 елда 31 экскурсовод уңышлы аттестацияләнгән .
Татарстан Республикасында «Зур Идел» макротерриториясен территориаль- киңлек планлаштыруның төбәкара схемасын эшләүчеләр консорциумы вәкилләре эш визиты белән.
MITT – туристлык һәм кунакчыллык индустриясенең Халыкара күргәзмәсе 30 елдан артык ел саен Мәскәүдә туристлар сезоны ачылыр алдыннан уза. Ул дөнья җәмәгатьчелеге тарафыннан туристлык өлкәсендә нәтиҗәле b2b чарасы буларак танылган. ел саен MITT күргәзмәсенә 13 меңләп профессиональ сатып алучы килә.
Кырым ярымутравы-кабатланмас табигатьле, мавыктыргыч пейзажлы, мәһабәт таулар, уникаль истәлекле урыннар, борынгы шәһәрләр һәм данлыклы император исемнәре булган урын.
2024 елның 8-28 апрелендә Profi.Travel. медиахолдинг порталында узачак «Безнекеләрне бел: 2024 елның җәе» Россия туропродуктының онлайн-күргәзмәсендә катнашырга чакырабыз.
Онлайн-күргәзмә Россия Икътисади үсеш министрлыгы, Россия туриндустрия берлеге ярдәме белән үткәрелә һәм Россия төбәкләренең туристлык компанияләренең киләсе җәйге сезондагы эчке продукт ассортиментының нигезен тәшкил итәчәк конкрет маршрутларны, урнаштыру һәм күрсәтү объектларын тәкъдим итәргә тиеш.
Башкалабызның тарихи энҗесе-Иске Татар бистәсе-яңа элементлар белән бизәлгән. Казанның бу районында 11 мәдәни мирас объектында архитектура яктыртуы, ә К.Насыйри җәяүлеләр урамында стильләштерелгән бәдрәф модуле, урам урналары, эскәмияләр, урындыклар һәм өстәлләр барлыкка килде. Архитектура объектларының бронзадан коелган 46 турнавигация элементы һәм начар күрүче туристлар өчен Иске Татар бистәсенең күләмле карта-макеты урнаштырылды. Шулай ук концертлар, фестивальләр һәм бәйрәмнәр өчен җыелма сәхнә булдырылды.
«Россия кышкы һава шарлары ярышы» – уникаль һавада очу чарасы, «Long jump» форматында ераклыкка күпләп очу. Бу пилотларның физик мөмкинлекләрен сынау.
ВДНХда Россия күргәзмәсендә экспозицияләрнең язгы алмашынуы була. Экраннарда контент үзгәрә: кышкы планнар китә, язгы планнар өстәлә, лайтбокслар чәчәк атучы Россияне сурәтли.
Спикерлар һәм экспертлар быел Татарстанга килүче туристка ни көтәргә темасына фикер алышачаклар, иң дулкынландыргыч сорауларга җавап бирәчәкләр, шулай ук 2020 елда РФ Президенты В.В. Путин башлап җибәргән «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектының нинди роль уйнавын сөйләячәкләр.