«ТропаМИРоссии» онлайн-курсында туристлык сукмакларын булдыруга һәм үстерүгә өйрәнегез

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

«Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКО «ТропаМИРоссии» туристлык сукмакларының илкүләм системасын булдыру һәм үстерү турында онлайн-курста катнашырга чакыра. Курсны узу – бушлай.

Онлайн-курс ачык аралашу форматында уза, анда профильле экспертлар: хакимият органнары, туристлык индустриясе һәм бизнес вәкилләре, мәгариф оешмаларыннан профильле укыту программалары укытучылары катнаша.

Курс кысаларында финанс-икътисадый һәм идарә модельләрен тикшерүне, сукмакларны навигацияләү һәм маркировкалау системасын булдыруга заманча якын килүләр, уңышлы архитектура проектлары һәм ачык дизайнерлык чишелешләре турында мәгълүмат бирүне үз эченә алган ачык лекцияләр уза.

Видеороликлар атна саен сишәмбе һәм җомга көннәрендә 14:00 сәгатьтә әлеге сылтама буенча чыга: https://asi.ru/leaders/initiatives/tourism/trails/. Һәр дәрестән соң катнашучыларны алган белемнәрен тикшерү өчен тест, шулай ук һәр тема буенча чек-листлар һәм төп нәтиҗәләр көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International