2024 елда Татарстан Республикасында туристлык инфраструктурасын үстерүгә субсидияләр алуга һәм вакыйгалы чаралар уздыруга яңа конкурс сайлап алулары башланды. Конкурс сайлап алулары «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектына дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.
Туристлык инфраструктурасын үстерүгә һәм вакыйгалы чараларны уздыруга конкурс сайлап алуларында, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдән тыш, юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар катнаша ала.
Гаризалар 23 сентябрьдә 00:00 сәгатькә кадәр Дәүләт финанс ярдәме чараларын күрсәтү порталында әлеге сылтама буенча кабул ителә: https://promote.budget.gov.ru/.
Туристлык инфраструктурасын үстерүгә конкурс буенча сайлап алуны әлеге сылтама буенча карарга мөмкин: https://promote.budget.gov.ru/public/minfin/selection/view/c9dbb7f5-999a-4547-b444-4067ac3ce684?competitionType=0;
Вакыйгалы чараларны хуплауга һәм алга җибәрүгә конкурс буенча сайлап алуны әлеге сылтама буенча карарга була: https://promote.budget.gov.ru/public/minfin/selection/view/eee15641-58a6-4efc-888f-782c64d7c585?competitionType=0.
28 августта 16:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының телеграм-каналында сайлап алуда катнашу һәм гариза тутырганда еш җибәрелә торган хаталарга бәйле мәсьәләләр буенча туры эфир узачак.
Конкурслар турында тулырак мәгълүмат сылтама буенча Дәүләт комитетының рәсми сайтында урнаштырылган: https://tourism.tatarstan.ru/subsidiya-na-razvitie-turinfrastrukturi-i.htm, шулай ук https://t.me/+RUmqZt3ViHZhZWQy сылтамасы буенча Тelegramда кайнар линия булдырылды.