ВСУ бәреп керү нәтиҗәсендә йөзләрчә кеше зыян күрде, дистәләгән мең кеше үз йортларын ташлап китәргә мәҗбүр булып, хәзер вакытлыча урнашу пунктларында тора. Дәүләт комитеты коллективы хезмәт хакының бер өлешен Курск өлкәсенең зыян күргән тыныч халкына ярдәмгә күчерде.
«Бүген без Курск өлкәсе халкы белән бергә фаҗига кичерәбез. Бу минутта ватандашларыбыз безнең ярдәмгә мохтаҗ һәм без, татарстанлылар буларак, читтә кала алмыйбыз», – дип билгеләп үтә ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.