«Зур Идел» төбәкара турсхемасын эшләүчеләр консорциумы вәкилләре Татарстанга эш визиты белән килде

2024 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

«Зур Идел» макротерриториясен территориаль-пространстволы планлаштыруның төбәкара схемасын эшләүчеләр консорциумы Татарстанга эш визиты белән  вәкилләре килде. Визит барышында Татарстан Республикасының Чистай шәһәре һәм Кама Тамагы районы каралды.

Эшләүчеләр республиканың туристлык потенциалы белән таныштылар, туристларны җәлеп итүнең иң танылган нокталарында, шулай ук туристлык инфраструктурасын перспективалы үстерү урыннарында булдылар.

Җентекләп өйрәнү өчен ике юнәлеш сайлап алынган, аларның һәркайсы үзенең уникаль үзенчәлекләренә ия. Бу – Татарстан Республикасының  Чистай шәһәре һәм Кама Тамагы муниципаль районы.

Экспертларның беренчел бәяләүләренә караганда, Чистайда мәдәни мирас объектлары күпләп тупланган үзәк өлеше аеруча зур кызыксыну уята, аларның бер өлеше үзләштерү һәм үстерү өчен хосусый инвесторларга тапшырылган, ә бер өлеше әлегә буш.

Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында игътибарны югары рекреацион потенциалга ия табигый территорияләрне үстерүгә юнәлтәләр.

Сайланган территорияләр өчен, эшләнә торган турсхема кысаларында, туристлыкны үстерү буенча детальле концепцияләр эшләү планлаштырыла. Концепцияләр, планлаштыру чишелешләре эскизы белән бергә, инвестицион лотлар форматында тәкъдим ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез, «Зур Идел» макротериториясен планлаштыру схемасы Россия Федерациясенең Идел буенда урнашкан 13 субъектының, шул исәптән Татарстан Республикасының туристлык тармагын үстерү стратегиясеннән гыйбарәт. Ул мөмкин булган гамәлгә ашыру инструментлары булган юл картасы форматында структуралаштырылган туристлык тармагы үсешенең яңа векторларын билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.

Схема «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында «ПроГород» ҖЧҖ йөзендә «ВЭБ.РФ» дәүләт үсеш корпорациясе тарафыннан гамәлгә ашырыла. Схеманы эшләүне бу ел ахырына кадәр төгәлләү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International